Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 декабрь 2019, 14:05

Камералар район үзәгендә дә куелачак

Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча бүген республика территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеога теркәүнең 300дән артык камерасы эшли.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча бүген республика территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеога теркәүнең 300дән артык камерасы эшли. Ә 2020 елның маена аларның саны меңгә җитәчәк – республика юлларда кагыйдә бозуны теркәү буенча иң күп аппаратлар куелган ун төбәк исәбенә керәчәк.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча ЮХХДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Салават Котлыев хәбәр итүенчә, районыбыз юлларында 13 камера кую планлаштырыла, аларның күбесе Раевка авылында урнаштырылачак. Алар мәктәпләр һәм балалар бакчалары, поликлиника янында, Магистраль, Тракт, Медиктар һәм Интернациональ урамнарында куелачак. Шулай ук мондый аппаратлар район үзәгеннән чыгу юлларында – Стәрлетамак – Раевка (68 км), Чишмә – Аксен – Кыргыз-Миякә (88, 99 һәм 117нче километрлар) автоюлларында урнаштырылачак. Камералар транспорт хәрәкәте өчен билгеләнгән тизлекне арттыруны теркәячәк.
-Төзелеш-монтаж эшләре тәмамлангач, без рәсми рәвештә һәм җентекләп фотовидеога теркәү камераларының урнашу схемасын хәбәр итәчәкбез. Район халкы, автомобильчеләр аларның кайда куелуын белергә тиеш, - дип аңлатма бирде Салават Муса улы.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга салынган штрафлар республиканың Юл фондына күчерелә.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: