-Тиздән каникуллар башлана, димәк бу, балалар күп вакытларын урамда үткәрә, еш кына юл янында уйный, дигән сүз. Шуңа янә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искәртәсе килә. Балаларны автомобильдә йөрткәндә мотлак хәвефсезлек каешларын һәм махсус җайланмалар кулланыгыз, алар авария эземтәләрен берничә тапкыр киметү мөмкинлек бирә һәм баланың гомерен саклап калырга ярдәм итә. Урам аша чыкканда үзегез үрнәк күрсәтегез, автомобильнең тормозга басканнан соң туктау юды кышын өч тапкырга артуы турында да онытмагыз, - ди ЮХХДИ бүлеге инспекторы Светлана Крехова.