13 гыйнвардан 14 февральгә кадәр районда, бөтен республикадагы кебек, “Каргизәр” операциясе уза.
Айлык кысаларында юлсыз йөрүче мотосредстволарны файдалану барышында кагыйдә бозуларны искәртү, аларның техник торышын тикшерү буенча чаралар үткәреләчәк.
Район дәүләт техник күзәтүе инспкциясенең баш дәүләт инженер-инспекторы Урал Гәрәев каргизәрләр хуҗаларын юлга чыкканда хәвефсезлек таләпләрын күзәтергә, техник карау үтмәгән техникага идарә итмәскә чакырды.