Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 Май 2020, 15:15

“Игътибар, балалар!”

Балалар һәм үсмерләр катнашлыгындагы юл-транспорт фаҗигаләрен искәртү максатында 18 майдан 5 июньгә кадәр “Игътибар, балалар!” дип аталган киң күләмле чара үткәрелә.

Балалар һәм үсмерләр катнашлыгындагы юл-транспорт фаҗигаләрен искәртү максатында 18 майдан 5 июньгә кадәр “Игътибар, балалар!” дип аталган киң күләмле чара үткәрелә.
Автомобильдә баланы йөрткәндә мотлак хәвефсезлек каешларын һәм балалар өчен махсус җайланмалар кулланыгыз. Авария булган очракта, бу эземтәләрнең авырлыгын берничә тапкырга киметү һәм баланың гомерен саклап калу мөмкинлеге бирә. Административ хокук бозулар турында РФ Кодексына ярашлы, автомобильдә баланы махсус җайланмаларсыз йөрткән өчен 3 мең сум штраф каралган.
14 яшьтән өлкән балаларга гына велосипедларда үзаллы йөрергә рөхсәт ителүен онытмагыз. Ә иң яшь велосипедчыларга мотлак тротуардан, велосипед юлларыннан гына һәм ата-аналар озатуында гына йөрергә кирәк.
Салават КОТЛЫЕВ,
Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге ЮХХДИ бүлекчәсе җитәкчесе.
Читайте нас: