Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
1 июнь 2020, 11:50

Уенчык түгел, ә чын транспорт чарасы

Ел саен җәй мизгеле җитү белән юлларда мотоцикл һәм скутерлар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгалары арта.

Ел саен җәй мизгеле җитү белән юлларда мотоцикл һәм скутерлар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгалары арта.
Бу җыйнак транспорт чарасы өлкәннәргә дә, үсмерләргә дә арзан, экономияле һәм йөртергә уңайлы булуы белән ошый.
Әмма шңа карамастан, скутер һәм мопед белән бәйле имгәнү очраклары бик югары. Аеруча бер-берсе алдында үзен күрсәтергә тырышып, төрле хәрәкәтләр ясап йөрүче үсмерләр күп зыян күрә.
Скутерда йөрергә яратучылар шуны белергә тиеш: машина белән бәрелешкәндә сез мотлак егылачаксыз һәм җәрәхәтләр алачаксыз, ә автомобилистлар өчен бу вакыйга тик курку белән генә тәмамлануы мөмкин. Иң мөһиме, скутер – ул уенчык түгел, ә чын транспорт чарасы булуын онытмагыз.
Светлана КРЕХОВА,
Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсе инспекторы.
Читайте нас: