Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
17 июнь 2020, 12:50

Су корбаннары арта

Июнь ае әлегә эссе көннәре белән артык шатландырмаса да, кояшлы һава торышы булу белән, аеруча ял көннәрендә, күпләр елга һәм күлләргә су керергә ашыга.

Июнь ае әлегә эссе көннәре белән артык шатландырмаса да, кояшлы һава торышы булу белән, аеруча ял көннәрендә, күпләр елга һәм күлләргә су керергә ашыга. Күңелле компания белән матур табигать кочагындә рәхәтләнеп ял итәсе килә, бигрәк тә спиртлы эчемлекләрдән соң кешенең уяулыгы югала, хәвеф тойгысы кими. Моның инде зур фаҗигагә китерүе дә ихтимал.
Бер көн эчендә генә дә, 12 июньдә, республикада биш (!) кеше суга батып үлгән. Кызганычка каршы, араларында бер бала – Дуван районыннан биш яшьлек малай да бар. Әлшәйлеләрнең дә яраткан ял итү урыны булган Асылыкүлдә 29 яшьлек ир су корбаны булды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республикада ел башыннан алып барлыгы 12 кеше суга баткан, шуларның икесе - балигъ булмаган үсмерләр.
-Районда су керү мизгелен 20 июньдә ачарга ниятлибез. Су керү өчен урыннар Слак һәм Воздвиженка (Чехов исемендәге шифаханә буасы) сусаклагычларында рөхсәт ителгән, - дип хәбәр итте район хакимиятенең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Марат Моратхуҗин.
-Ялыгызның фаҗигале тәмамлануын теләмәсәгез, суда хәвефсезлек кагыйдәләрен күзәтегез. Рөхсәт ителмәгән урыннарда, эчкән килеш, ялгыз су кермәгез, су яткылыклары янында балаларны караучысыз калдырмагыз! – дип өстәде Марат Рәиф улы.
Фото: yandex. ru
Читайте нас: