Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
26 июнь 2020, 21:00

Урманнарда янгынга каршы махсус режим

22 июньнән республиканың урман фондында янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Хөкүмәт күрсәтмәсенә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

22 июньнән республиканың урман фондында янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Хөкүмәт күрсәтмәсенә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы халыкның урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен мотлак күзәтүләрен сорый һәм янгынга каршы махсус режим шартларында аларны бозган өчен административ штраф каралуы турында искәртә. Атап әйткәндә, гражданнарга – дүрт - биш мең сум, вазыйфалы кешеләргә – егерме - кырык мең сум, юридик шәхесләргә өч йөздән биш йөз мең сумга кадәр.
Урманда янгын яки урманга якын урыннарда ут чыкканын күрсәгез, 8-800-100-94-00 бердәм бушлай номеры буенча урман сагына яки 8 (347) 218-14-14 телефоны аша БР Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчер хезмәтенә шалтыратыгыз.
Фото: usinsk.online
Читайте нас: