Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
10 июль 2020, 22:00

Суда фаҗигаләргә юл куймыйк

Эссе көннәр башлану белән елга-күлләрдә суга батучылар саны кискен артты.

Эссе көннәр башлану белән елга-күлләрдә суга батучылар саны кискен артты. Су буенда ял иткәндә үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты рәисе Фәрит ГОМӘРОВ аңлата:
- Оператив мәгълүматлар буенча, ел башыннан республиканың су объектларында 73 бәхетсезлек очрагы булды. Статистика су керүчеләрнең ешрак көннең икенче яртысында: 14-21 сәгатьләрдә батуын күрсәтә.
Су яткылыкларында түбәндәге төп хәвефсезлек таләпләрен күзәтү мөһим:
- таныш булмаган һәм тыелган урыннарда су коенудан тыелыгыз, анда көчле су асты агымнары, әйләнчекләр, корыган агач ботаклары, тирән урыннар, салкын чишмәләр булырга мөмкин;
- су коену өчен махсус җиһазландырылган пляжларны гына сайлагыз;
-исерек килеш яки ялгызыгыз су кермәгез;
- ярдан ерак китмәгез яки елганы яисә күлне аша йөзеп чыгарга тырышмагыз;
- балаларны ялгызларын сулыклар янына җибәрмәгез, шулай ук елга буенда ял иткәндә аларны караучысыз калдырмагыз.
Суда хәвефсезлек кагыйдәләрен күзәтмәү зур фаҗигагә китерә. Шуның өчен үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Фото: fonstola.ru
Читайте нас: