Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 июль 2020, 12:25

“Балаларның гомерен саклыйк!”

Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты рәисе Фәрит ГОМӘРОВ республика халкына балаларны суга батудан саклауларын үтенеп мөрәҗәгать итте

Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты рәисе Фәрит ГОМӘРОВ республика халкына балаларны суга батудан саклауларын үтенеп мөрәҗәгать итте:
-Кызганычка каршы, ел башыннан республиканың су яткылыкларында 5 яшьтән 17 яшькәчә 17 бала һәлак булды. Фаҗигаләр Архангель, Авыргазы, Бөре, Борай, Гафури, Дәүләкән, Дуван, Кырмыскалы, Краснокама, Нуриман, Чишмә һәм Шаран районнарында, шулай ук Салават, Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләрендә теркәлде.
Судагы фаҗигаләр еш кына ата-аналарның балаларны караучысыз калдыруы аркасында килеп чыга. Шуңа да елга буенда балалар янында һәрвакыт бер өлкән кеше булырга тиеш. Балалар ярдәм сорап кычкырмый, тыпырчынмый, алар тиз, башлыча 30 секунд эчендә һәм тын гына суга бата.
Хөрмәтле өлкәннәр! Балаларгыз белән ял итү урыны итеп тирән су яткылыкларын яки тиз агымлы, әйләнчекле елга буйларын сайламагыз. Киң булмаган елгада да хәвеф сагалап торуы ихтимал. Балаларыгызга өреп тутырылган матрасларда һәм түгәрәкләрдә еракка йөзәргә рөхсәт итмәгез. Аларны бервакытта да ялгызларын су янына җибәрмәгез. Һәм иң мөһиме – балаларны йөзәргә өйрәтегез!
Читайте нас: