Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
17 август 2020, 16:55

Су коенырга гына киткәннәр дә бит

Быел Башкортстанда су корбаннары саны буенча үзенчәлекле антирекорд куелды.

Быел Башкортстанда су корбаннары саны буенча үзенчәлекле антирекорд куелды.
Ил чикләрен ябу, пандемия аркасында күпләрнең савыктыру учреждениеләренә оштырылган ялга бару планнары өзелде. Шуңа күрә табигать кочагында ял итүчеләр саны күпкә артты, ә эссе көннәр, июль челләсе кешеләрнең көн саен диярлек суга батуына китерде. Фаҗигаләрнең күпчелегендә алкоголь гаепле. Иң кызганычы – республиканың су яткылыкларында балалар суга батты.
-Безнең район елга-күлләрендә алты фаҗига теркәлде, ике әлшәйле суга батты. Коры Кызыл елгасында 53 яшьлек Байдаковка авылы кешесенең, Уртатау буасында Әүрезтамактан 27 яшьлек егетнең гомере өзелде. Күпләр исерткеч эчемлектән соң су керергә ярамаганын оныта, гади генә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәми. Менә шулар төзәтеп булмаслык бәлагә китерә дә инде, - ди район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Марат Моратхуҗин.
Су коену мизгеле тәмамланды, яр буйларында ял итүчеләр күренми. Ямьле җәй турында онытылмас тәэссоратлар һәм истәлекле кадрлар гына калды. Ә кемдер су коенырга киткән җиреннән якты дөнья белән хушлашкан якынын югалту кайгысыннан өзгәләнә...
Читайте нас: