Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 октябрь 2020, 18:26

Саклык чараларына битараф карамагыз!

Җәяүлеләр катнашлыгындагы юл-транспорт вакыйгалары еш кына тәүлекнең караңгы вакытында, яктылык җитешмәгәндә килеп туа, чөнки шофер аларны күрми һәм тормозга басып өлгерми.

Җәяүлеләр катнашлыгындагы юл-транспорт вакыйгалары еш кына тәүлекнең караңгы вакытында, яктылык җитешмәгәндә килеп туа, чөнки шофер аларны күрми һәм тормозга басып өлгерми.
Әлшәй районы буенча ЮХХДИ бүлекчәсе фликер кебек гади генә саклык чарасына битараф карамаска киңәш итә. Балалар киемендә яктылык кайтаргыч элементларның булуы балигъ булмананнар катнашлыгындагы юл-транспорт вакыйгаларын сизелерлек киметергә мөмкин.
Яктылык кайтаргыч элементлар түбәндәгечә урнаштырылырга тиеш:
*асылмалы элементларны (алар берничә булырга тиеш) яктылык кайтаргычлар аска кадәр төшеп торсын өчен иң яхшысы каешка, билбауга, төймәгә беркетү.
*җиңгә бәйләп куела торган тасмалар һәм браслетлар хәрәкәт иткәндә күренеп торырга тиеш. Аларны җиңнең тышкы ягында, чалбар балагында, шулай ук баш һәм аяк киемнәрендә, өс киеменең башка җирендә йөртергә тәкъдим ителә.
*значоклар өс киеменең теләсә кайсы җирендә беркелергә мөмкин.
Сумканы, портфельны яисә рюкзакны аркада түгел, ә уң кулда тотарга кирәк.
Караңгыда юлның машиналар йөри торган өлешен аша чыкканда яктылык кайтаргычлар киемнең уң ягына да, сул ягына да беркетелергә тиеш.
Светлана КРЕХОВА,
ЮХХДИ бүлекчәсе инспекторы.
Фото: gazeta-bam.ru
Читайте нас: