Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 октябрь 2020, 20:00

Юлларда игътибарлы булыгыз!

Ел башыннан районда 4834 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган, шуларның 73е – җәяүлеләр катнашлыгында.

Ел башыннан районда 4834 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган, шуларның 73е – җәяүлеләр катнашлыгында. 22 авария теркәлгән, анда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар, шул исәптән җәяүлеләр катнашлыгында өч очрак ачыкланган.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәвефсезлек кагыйдәләре турында янә искәртәбез.
Хөрмәтле җәяүлеләр!
Юлны җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән урыннан һәм светофорның рөхсәт иткән сигналында гына аша чыгыгыз;
юл аша чыгу сезнең өчен хәвефсез булуына ышаныгыз;
якынаеп килүче транспортның ераклыгына һәм тизлегенә игътибар итегез;
тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтартучы билгеләр кулланыгыз;
Хөрмәтле шоферлар! Игътибарлы булыгыз һәм җәяүлеләр йөри торган юл участокларыннан үткән чакта тизлекне киметегез!
Светлана КРЕХОВА,
Русия Эчке эштәр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсе инспекторы.
Фото: time56.ru
Читайте нас: