Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
30 октябрь 2020, 20:00

Кош-корт кизүе

Соңгы вакытта илнең төрле төбәкләрендә кош гриппы белән зарарлану очраклары ачыклана.

Соңгы вакытта илнең төрле төбәкләрендә кош гриппы белән зарарлану очраклары ачыклана. Йорт кошлары арасында авыру Саратов, Төмән, Чиләбе, Курган, Омск өлкәләрендә һәм Татарстанның Буа районында теркәлгән. Шушы көннәрдә күрше республиканың тагын ике районы хуҗалыкларында авыру казлар булуы ачыкланган.
Кош-корт кизүе - кискен үтүче аеруча хәвефле йогышлы авыру, ул үпкә һәм аш кайнау системасы зарарлану, кошларның күпләп үлүе белән характерлана. Инфекциянең төп чыганагы - авыру кыргый кошлар: үрдәкләр, казлар, аккошлар һәм башка кошлар. Авыру чирле кыргый яки йорт кошларыннан һава-тамчы юлы белән, шулай ук зарарланган азык, йомырка, каурый, савыт-саба аша йога.
Авыруга кош-корт кына түгел, дуңгызлар, атлар, көзәннәр, тычканнар, этләр, мәчеләр, башка умырткалы хайваннар һәм хәтта кеше дә бирешә.
Инфекция йоктырган кошлар актив түгел, күп итеп су эчә, йоннары кабарып, йоннары кабарган, каркылдаган тавыш чыгара. Аларның күзләре һәм лайлалы тышчалары кызара, чайкала башлый, эч китү, көзән җыеру, кикереге һәм алкалары күгәрүе күзәтелә. Кош кизүе белән авырганда үлем очраклары 100 процентка җитә.
Инфекцияне йоктыруны һәм таралуны искәртү өчен:
-йорт кошларының кыргый кошлар белән йөрүенә юл куймаска, йорт ихатасыннан чыгармаска;
- тиешле санитар шартларда асрарга;
-кош-корт һәм инкубация йомыркаларын кош-корт кизүе буенча имин төбәкләрдән генә кертергә;
-термик эшкәртелгән сыйфатлы һәм хәвефсез азык кулланырга;
-шәхси гигиена кагыйдәләрен күзәтергә.
Авыру яки үлгән кош күргән очракта, кичекмәстән 2-26-96 телефоны буенча кошның үлү сәбәпләрен ачыклау өчен район ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Александр ДЕМЕШОВ,
Әлшәй район ветеринария станциясе җитәкчесе урынбасары.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: