Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
31 октябрь 2020, 22:00

Ут белән саксыз эш итү зур бәлагә китерә

Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты мәгълүматларына ярашлы, ел башыннан республикада 10 меңнән артык янгын очрагы теркәлгән, утта 193 кеше һәлак булган, 217се җәрәхәтләнгән.

Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты мәгълүматларына ярашлы, ел башыннан республикада 10 меңнән артык янгын очрагы теркәлгән, утта 193 кеше һәлак булган, 217се җәрәхәтләнгән. Янгыннарның 90 проценттан артыгы йортларда һәм каралты-кураларда чыга. Аларның төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү, шул исәптән исерек хәлдә, электр җиһазларын һәм мичләрне файдалану кагыйдәләрен бозу.
Раевка авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте гражданнарны гади генә янгын хевефсезлеге кагыйдәләрен күзәтергә чакыра:
*биналарда тәмәке тартмагыз, балконнан һәм лоджияләрдән тәмәке төпчекләрен ташламагыз;
*изоляциясе бозылган электр тимер чыбыкларын кулланмагыз, зур куәтле берничә электр приборын бер розеткага тоташтырмагыз, бары заводта эшләнгән электр җиһазларыннан файдаланыгыз;
*өйдән чыкканда электр приборларын, газ плитәләрен һәм башка җиһазларны сүндерегез.
Кызганычка каршы, янгыннарда балалар да зыян күрә. Ел башыннан республикада янгында тугыз балигъ булмаган баланың гомере өзелгән.
Хөрмәтле ата-аналар, сезнең янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен күзәтүегезне сорыйбыз:
*бәләкәй балаларны караучысыз яки өлкән яшьтәгеләр, шулай ук исерек кешеләр белән калдырмагыз;
*балаларга шырпы, зажигалка бирмәгез, аларга мич, газ плитәсе, электр приборларын кабызырга кушмагыз. Шырпы, зажигалка һәм башка тиз янучан әйберләрне балалардан ерак урында саклагыз;
*бәләкәй балаларны эшләгән электр приборлары, ягылган каминнар яки мичләр янында ялгызын калдырмагыз;
*өегездә янгын турында искәртүче прибор урнаштырыгыз. Алар ярдәмендә республикада дүрт ел эчендә 197 баланың гомере саклап калынган.
Бәләкәй бала хәвеф янаганда үзен коткарып кала алмый, безнең бурыч - аны саклау!
Фото: https://pixabay.com/ru
Читайте нас: