Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
9 ноябрь 2020, 12:30

Күрше төбәкләрдә - кош-корт кизүе

Күрше субъектларда кош-корт кизүе теркәлүгә бәйле, республиканың ветеринария хезмәте киңәш итә.

Күрше субъектларда кош-корт кизүе теркәлүгә бәйле, республиканың ветеринария хезмәте киңәш итә:
*кош-кортны йорт ихатасыннан чыгармаска, аларның күчмә һәм синантроп (күгәрченнәр, чыпчыклар, каргалар) кошлар белән аралашуына юл куймаска,
*кош-корт, аларга азык һәм билгеле булмаган кошчылык продукциясен сатып алмаска, термик эшкәртү узмаган азык-төлек калдыкларын ашатмаска;
*салкыннар башланганны көтмичә, йорт кошларын чалырга кирәк.
Авыруның клиник билгеләре, шулай ук йорт кошларының кинәт зыянлавы ачыкланган очракта, кичекмәстән район дәүләт ветеринария хезмәтенә яки 8-800-77-55-828 «кызу линия» телефонына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Редакциядән. Әлшәй район ветеринария станциясе телефоны: 2-26-96.
Читайте нас: