Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
13 ноябрь 2020, 15:00

Юлларда исән-имин йөрегез

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көне билгеләнә.

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көне билгеләнә.
Бу дата аварияләр нәтиҗәсендә һәлак булучыларны искә алу гына түгел, ә тагын бер кат саклык, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерүгә дә юнәлтелгән. Ел саен юлларда машиналар һәм мотоцикллар саны арта, тизлек режимын күзәтмәүчеләр бихисап. Нәтиҗә бер - юл-транспорт вакыйгалары кимеми.
Әлшәй районы буенча ЮХХДИ бүлекчәсендә хәбәр итүләренчә, ун ай эчендә район территориясендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр белән 23 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк. Җәяүлеләр катнашлыгындагы өч авариядә ике кеше һәлак булган, икесе зыян күргән. Балигъ булмаганнар катнашлыгында дүрт юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, бер бала һәлак булган.
- Кыш әкренләп үз хокукларына керә. Һава температурасы түбәнәя, кар төшә, юлларда бозлавык көтелә. Шоферларның тизлек режимын һәм дистанцияне саклавын, җәяүлеләрнең юл аша чыкканда игътибарлы булуын сорыйбыз. Бер-берегезне саклагыз, юлларда исән-имин йөрегез! – дип мөрәҗәгать итте әлшәйлеләргә ЮХХДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Салават Котлыев.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: infourok.ru
Читайте нас: