Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 декабрь 2020, 16:32

Ут беркемне дә аямый

Бу атнада Әбҗәлил районында коточкыч янгында 11 кеше һәлак булды.

Бу атнада Әбҗәлил районында коточкыч янгында 11 кеше һәлак булды.
Бер авылда шәфкатьлелек йорты буларак теркәлгән мансардалы иске бинада халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча шәхси үзәк урнашкан булган. 15 декабрьгә каршы төндә утта унбер кешенең – дүрт хатын-кыз һәм җиде ир-атның гомере өзелә. Бишесе уттан чыгып котыла. Җинаять эше кузгатылган, районда гадәттән тыш хәл игълан ителгән.
Кызганычка каршы, кыш җитү белән республикада янгыннарда һәлак булучылар саны кискен артты. Корбаннар арасында балалар да бар.
- Ике көн эчендә, 8 һәм 9 декабрьдә, утта өч баланың гомере өзелде, - дип хәбәр итте Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитетының Янгыннарны искәртү үзәге инструкторы Дилә Әбелханова. - Янгынга каршы таләпләрне үтәмәү сәбәпле, Бишбүләк районында җиде һәм дүрт яшьлек ике сабыйлары яшь ата-ана һәлак булды. Гафури районында булган фаҗигадә янгынны искәртүче җайланма сигналы нәтиҗәсендә дүрт кеше йорттан чыгып котыла, әмма 11 яшьлек малай өлгерми.
Бәла Әлшәй районын да читләтеп узмады – Шафран авылында картәтисе белән биш яшьлек оныкасы һәлак булды. Районда ел башыннан 146 янгын очрагы теркәлде (былтыр – 129), дүрт кеше һәлак булды, - дип хәбәр итте Дилә Риф кызы һәм халыкны янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен мотлак үтәргә чакырды.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Коткару хезмәте телефоны -112.
Фаҗигане ничек искәртергә
*Бәләкәй балаларны хәтта беразга гына булса да, караучысыз калдырмагыз!
*Балаларның шырпы, зажигалка һәм башка ут чыганаклары белән уйнавына юл куймагыз!
*Электр үткәргечләрнең төзеклеген тикшереп торыгыз, электр челтәренә көч китермәгез, кулдан ясалган электр приборларын кулланмагыз!
*Яткан урында тартмагыз, тәмәке һәм алкогольнең янгын чыгуга сәбәпче булуын онытмагыз!
Яңа ел якынлашып килә. Бәйрәм кәефен төшермәс өчен:
*Яңа ел чыршысын яхшылап урнаштырыгыз һәм бинадан чыгу юлына төрле әйберләр куймагыз,
*төзек булмаган электр гирляндаларын файдаланмагыз,
*биналарда пиротехник әйберләр һәм ачык ут кулланмагыз.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: