Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
19 гыйнвар 2021, 14:05

Кызларга караганда малайлар күбрәк туган

Узып киткән ел барыбыз өчен дә киеренке һәм авыр булды.

Узып киткән ел барыбыз өчен дә киеренке һәм авыр булды. 1619 гражданлык хәле актлары язмасы теркәгән район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә дә гади булмаган шартларда эшләргә туры килгән. Гомумән демографик хәлнең нинди булуы турында ЗАГС бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Ф. Р. ГАБДРАХМАНОВА сөйли:
-2020 елда районда 335 бала дөньяга килде, шуларның 171е – малайлар һәм 164е – кызлар. 85 гаиләдә беренче бала туган, 111ендә – икенче, 96сында – өченче, 43ендә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала туган. Әтилекне билгеләү буенча 55 эш тәмамланган.
-Флизә Рәфис кызы, ата-аналар яңа туган сабыйларына ешрак нинди исем бирүләре турында кызыксындыра.
-Малайлар арасында Самир, Артем, Тимур, Ислам, Владимир, Ярослав исемнәре популяр. Кызлар арасында – Ралина, Ариана, Элина, Назгөл, Анастасия. Ансар, Мират, Әгъзам, Рамин, Тамерлан, Кадрия, Илзана, Мирослава, Сара, Виталина, Дилия, Мелисса, Мөслимә исемнәре сирәк очрады.
-Вафат булучылар саны бу юлы да туучылар саныннан артып киттеме?
-Кызганычка каршы шулай. Узган елда үлем турында 728 акт төзелде, бу – 2019 елга караганда 171 очракка күбрәк. 395 ир-ат һәм 333 хатын-кыз вафат булган. Үлемнең төп сәбәпләре - йөрәк-кан тамырлары, үпкә авырулары, онкология.
-Коронавируска карамастан, яшьләр өйләнешкән, ә гаилә парлары аерылыштымы?
-174 пар өчен (2019 ел белән чагыштырганда 36га кимрәк) Мендельсон маршы яңгырады. Шуны әйтергә кирәк, хатын-кызлар арасында никахка керүчеләрнең яше 22-28, ир-атларда – 23-34 яшь.
2020 елда 161 гаилә пары никахын таркаткан, 2019 елга караганда бу 4кә кимрәк. 143 пар никахларын суд карарына ярашлы, 18е ир белән хатын арасында үзара килешү буенча таркаткан. Ешрак 25-39 яшьлек, бер елдан алып 10 елга кадәр бергә яшәгән ир-атлар һәм хатын-кызлар аерылышкан.
Биографик мәгълүматларын үзгәртергә теләүчеләр дә табылган. Алар – 13 кеше.
Демографик статистиканы Ирина ВЛАДИМИРОВА белеште.
Читайте нас: