Соңгы елларда республика юлларында булган вакыйгаларны фронттан килгән мәгълүматлар белән чагыштырырлык. Көн саен диярлек коточкыч аварияләрдә кешеләр һәлак була һәм имгәнә. Ата-аналар бер гаепсез сабыйларын югалта, балаларының күз алдында әти-әниләре вафат була, кайчакта хәтта бөтен гаиләнең гомере өзелә. Үзеңне, якыннарыңны фаҗигаләрдән ничек сакларга, өйгә исән-сау кайтырга - Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча ЮХХДИ бүлекчәсе җитәкчесе Салават КОТЛЫЕВ белән бүгенге әңгәмәбез шушы хакта.
- 2020 ел тарихка пандемия елы буларак кереп калды. Коронавируска бәйле күпләр өйдән эшләде, үзаллы изоляциядә утырды, балалар айлар буе дистанцион рәвештә белем алды. Димәк, юлларда машиналар да азрак булды. Салават Муса улы, пандемия районда аварияләр саны кимүгә булышлык иттеме соң?
- Кызганычка каршы, юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның гомуми саны 2019 ел белән чагыштырганда кимрәк, әмма шул ук вакытта кагыйдәләрне тупас бозу очраклары артты - барлыгы 591 очрак теркәлде, бу - 76га күбрәк. Алар - исерек килеш транспорт чарасына идарә итү, каршы як юлга чыгу, светофорның тыю сигналына үтеп китү һәм башкалар. 231 шофер исерек килеш автомобильгә идарә иткән өчен тотылды (2019 елда - 205).
Зыян күрүчеләр булган 28 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде (+1), аларда җиде кеше һәлак булды (2019 елда – алты), 30 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Әгәр 2019 елда районда балалар катнашлыгында аварияләр булмаса, былтыр аларның саны 4кә җитте, исерек шофер утырган машина тәгәрмәчләре астында 16 яшьлек егет һәлак булды. Җәяүлеләрне тапату саны да артты, өч авариядә өч җәяүленең гомере өзелде.
- Эчеп алып автомобильдә йөрергә яратучыларның артуы борчылу тудыра. Хәер, исерек шоферларга карата чаралар шактый катьгый.
- Сез хаклы. Исерек килеш автомобильгә идарә иткән өчен закон тарафыннан - утыз мең сум штраф, машинага идарә итү хокукыннан 1,5-2 елга кадәр мәхрүм итү каралган. Әмма бу спиртлы эчемлекләр яратучыларны туктатмый. Былтыр үлемесле фаҗигагә китергән җиде авариянең алтысында шоферларның исерек килеш руль артына утыруы ачыкланды. Исерек килеш янә транспортка идарә иткән өчен 27 җинаять эше кузгатылды. Ә моның өчен җәза тагын да катырак – 200 мең сум һәм аннан да күбрәк штраф, өч елга кадәр автомобильгә идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Өченче, дүртенче тапкыр исерек килеш руль артына утыручылар да бар. Шушы сәбәпле, әлшәйлеләрнең берсе бер елга иркеннән мәхрүм ителде. Хатын-кызлар гадәттә тәртипле, җаваплы шоферлар булып санала, әмма алар арасында да исерек килеш машинада җилдерергә яратучылар очрый. Шуларның берсенә 250 мең сумлык административ штраф салынды.
- Юллардагы аварияләргә бәйле хәлне фото һәм видеотеркәү камералары яхшыртырга тиеш. Нәтиҗәләр бармы? Безнең районда камералар күпме?
- Чыннан да, юл камералары шоферларны тәртипкә өйрәтә, алар куелган урыннарда кагыйдә бозулар юк диярлек. Районда 17 камера эшли, шуларның 15е узган елда урнаштырылды. Республикада бу эш быел да дәвам итәчәк.
- Башкортстанда пассажир автотранспорты катнашлыгындагы аварияләр борчуга сала. Яңа ел каникулларында Салават районында ике автобус бәрелеште, анда өч бала һәлак булды. Бездә дә автобуслар хәрәкәте көчле, бу планда эшләр ничек тора?
Соңгы ике елда районда автобуслар катнашлыгында юл фаҗигаләре теркәлмәде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, “Башавтотранс” автобуслары килү белән пассажирларны ташу күпкә яхшырды. Шулай ук бездә, бөтен республикадагы кедек үк, “Автобус” профилактик чаралары даими үткәрелеп тора. Укучыларны йөрткән мәктәп автобуслары да һәрчак контрольдә.
-Салават Муса улы, районның аварияләр тудыра торган иң хәвефле урыннарын атап үтмәссезме?
-Хәвефле сәгатьләрне, көннәрне һәм айларны да билгеләп үтәр идем. Җомга һәм шимбәне юл фаҗигаләренә бай көннәр дип атарга була. Иң күп аварияләр, 28дән җидесе, сентябрь аенда булган. Шоферлар, гадәттә, “батырлык” эшләүгә тәүлекнең караңгы вакытында омтыла. Үлемечле өч юл-транспорт вакыйгасы төнлә Чуракай - Каран, Зеленый Клин – Тавричанка юлларында, Таштүбә авылында теркәлгән.
-Автомобиль бүгенге көндә, дөресен әйткәндә, байлык түгел, ә хәрәкәт итү чарасы, ә без барыбыз да – шоферлар һәм җәяүлеләр, өлкәннәр, балалар да - юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучылары. Якташларына районның баш дәүләт автоинспекторының нинди теләкләре бар?
-Юл хәрәкәтенең гади генә кагыйдәләрен үтәгәндә, бик күп аварияләрдән котылырга булыр иде. Шоферлар, тизлек режимын күзәтегез! Эчкән килеш руль артына утырмагыз! Әле кышкы бураннар чоры. Юлга чыгар алдыннан мотлак һава шартларын исәпкә алыгыз. Хәвефсезлек каешын эләктерергә онытмагыз, балаларыгызны махсус креслоларга утыртыгыз. Җәяүлеләргә киемнәрендә яктылыкны чагылдыручы элементларны булдыруны киңәш итәм. Юлдагы тәртип безнең һәрбербездән башлана, шуны онытмагыз!
Юл-патруль хезмәте инспекторлары Зиннур Лотфуллин һәм Олег Доценко.