Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 февраль 2021, 12:45

Тукта! Поезд килә!

Былтыр Куйбышев тимер юлында полициясенең линия бүлекчәсе оператив хезмәтләндерү зонасы Аксаков станциясендә гражданнарның хәрәкәт итүче поездлар астында калып җәрәхәтләнүенең 10 очрагы теркәлгән.

Былтыр Куйбышев тимер юлында полициясенең линия бүлекчәсе оператив хезмәтләндерү зонасы Аксаков станциясендә гражданнарның хәрәкәт итүче поездлар астында калып җәрәхәтләнүенең 10 очрагы теркәлгән. Берсе үлемечле тәмамланган – Раевка станциясендә бер үсмер поездга тапалган.
Барлык фаҗигале очракларны анализлаганнан соң шуны әйтергә була: өлкәннәр дә, балалар да тимер юлында йөрү кагыйдәләрен күзәтми. Үткәрелгән экспертизалар киң таралган тәртип бозуларның тимер юлын аша чыкканда, шул исәптән билгеләнмәгән урыннарда, күзәтелүен, еш кына наушниклар кигән, исерек хәлдә булган кешеләрнең мондый фаҗигаләргә таруын күрсәтә.
2020 елда билгеләнмәгән урыннардан тимер юлы аша чыккан өчен бәлигъ булмаганнарга - 30, өлкәннәргә 460 административ протокол төзелгән. Искәртү чаралары үткәрелеп торуга карамастан, күпләр гади генә кагыйдәләрне дә боза һәм поезд тәгәрмәчләре астында калып һәлак була.
Тимер юлы янында булган һәр кем үзенең хәвефсезлеге, баласын һәм үзен сакларга тиешлеге турында онытмасын иде:
поезд якынлашып килгәндә платформа читенә якын тормагыз;
билгеләнгән урыннарда гына тимер юлы аша чыгыгыз;
вагоннар астыннан чыкмагыз;
тимер юл аша чыгар алдыннан хәрәкәт итүче состав юклыгына инаныгыз.
Владислав ЛОНШАКОВ,
Аксаков станциясендәге полициянең линия бүлеге инспекторы.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: