Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
12 март 2021, 12:21

Ут белән шаярмагыз!

Янгыннар еш кына гади генә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәүдән, кешеләрнең ваемсызлыгы сәбәпле чыга.

Янгыннар еш кына гади генә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәүдән, кешеләрнең ваемсызлыгы сәбәпле чыга.
Ел башыннан безнең районда ун янгын очрагы теркәлгән, йортлар һәм каралты-куралар янып юкка чыккан. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу биш очракка кимрәк, әмма тынычланырга ярамый. Бу саннар артында – еллар буе хәләл көч белән җыелган мөлкәте янып көлгә әйләнгән гаиләләрнең фаҗигасе. Кызганычка каршы, корбаннар да бар. Гыйнвар аенда Мечниково авылындагы ике фатирлы йортта чыккан янгында 70 яшьлек хатын һәлак булды, февральдә Никифар авыл Советының Айдагол авылында шәхси йортта 60 яшьлек ир янып үлә.
- Электр җиһазларының төзек булмавы, мичләрне урнаштыру һәм файдалану тәртибен бозу, ут белән саксыз эш итү янгыннарның төп сәбәбе булып тора, - ди 62нче янгын-котҡару бүлеге җитәкчесе Венер Арысланов.
Янгыннарга юл куймау, кешеләрнең гомерен һәм милкен саклап калу максатында Венер Мөнир улы тагы да бер тапкыр хәвефсезлек чаралары турында искәртә:
*электр җылыту приборларын тиз янып китүче әйберләр янына якын куймагыз;
*электр челтәренә артык көч бирү, кабызылган электр приборларын караучысыз калдыру тыела;
*баскыч мәйданчыкларында мебель һәм тиз янып китүчән әйберләр сакламагыз, чорма һәм подвалларны чүп-чар белән тутырмагыз;
*тиз янып китүчн әйберләр белән эш иткәндә, тәмәке тартканда сак булыгыз;
*бәләкәй балаларны караучысыз калдырмагыз.
Янгын турында искәртүче җиһазлар да бәладән саклап калырга ярдәм итә.
Үткән атнада гына Кырмыскалы районында кыйммәт булмаган гади генә бу датчик коточкыч һәлакәттән саклап калды. Янгынны искәртүче приборның көчле тавышын ишетеп һәм тәрәзәдән чыккан төтенне күреп, якыннан гына үтеп баручы фельдшер хатын бикле йорттан өч бәләкәй баланы алып чыга һәм хәтта янгынны сүндереп өлгерә.
-Хөрмәтле әлшәйлеләр! Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен күзәтегез! Янгын чыгуы турында кичекмәстән 01,101 (кесә телефоны) яки 112 номерларына шалтыратыгыз, - диде 62нче янгын часте җитәкчесе Венер Арысланов.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: csobgo.ru
Читайте нас: