Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
19 март 2021, 17:00

Гомерлек үкенеч булмасын хаталар

Балалар катнашлыгында килеп туган юл-транспорт вакыйгалары санын киметү максатында районда “Игътибар – балалар!” дип аталган искәртү акциясе үткәрелә.

Балалар катнашлыгында килеп туган юл-транспорт вакыйгалары санын киметү максатында районда “Игътибар – балалар!” дип аталган искәртү акциясе үткәрелә.
Инспекторларның эше аварияләрне искәртүгә, балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын ачыклауга һәм аларга юл куймауга юнәлтелгән. Акция 9 апрельгә кадәр дәвам итә.
Урамда – яз, каникулга да күп калмады. Шуңа бәйле гади генә кагыйдәләрне хәтерегезгә төшереп үтәбез. Кадерле балалар, юлны аша чыгар алдыннан якынлашып килгән автомобиль юклыгына инаныгыз. Киемегезгә яки рюкзагыгызга, водительләр ерактан ук сезне күрсен өчен, яктылыкны чагылдыручы махсус билгеләр тагыгыз.
Хөрмәтле шоферлар – әниләр һәм әтиләр, тизлек режимын күзәтегез. Балаларны махсус креслоларда йөртегез, югыйсә, сезгә 3000 сум күләмендә штраф яный. Иң мөһим кагыйдәне онытмагыз – юлдагы хаталарның ахыры бик үкенечле.
Светлана КРЕХОВА,
Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсе инспекторы.
Фото: gazetaschk.ru
Читайте нас: