Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
30 март 2021, 09:42

Әзерлек тикшерелде

Район үзәгенең Совет мәйданында язгы ташкынга әзерлекне тикшерү максатында «Русия гадәттән тыш хәлләр системасы» Башкортстан территориаль подсистемасының Әлшәй звеносы көчләре һәм чаралары смотры булды.

Район үзәгенең Совет мәйданында язгы ташкынга әзерлекне тикшерү максатында «Русия гадәттән тыш хәлләр системасы» Башкортстан территориаль подсистемасының Әлшәй звеносы көчләре һәм чаралары смотры булды. Аны район хакимияте башлыгы – язгы ташкынга каршы комиссия рәисе Д. Р. Мостафин алып барды.
Смотрга шәхси составтагы 105 кеше һәм җиде оешмадан 17 берәмлек автотехника җәлеп ителде. Чарада шулай ук авыл биләмәләре башлыклары да катнашты. Атап әйткәндә, Шафран авыл Советы башлыгы Р. Р. Солтанов биләмәнең язгы ташкынны үткәрүгә әзерлеге турында хәбәр итте.
Башка катнашучылар да авылларны кинәт су басып, зыян күрүчеләрне эвакуацияләү очрагында нинди чаралар күреләчәге турында сөйләде. - Быел язгы ташкын вакытында көтелмәгән хәлләргә әзер булырга кирәк, - диде район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Марат Моратхуҗин.
Шул ук көнне язгы ташкынга каршы комиссия утырышы да булды. Авыл биләмәләре башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә кар эрү тизлегенә, елгалар ачылуга һәм һава торышына даими мониторинг үткәрергә тәкъдим ителде.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: