Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәйрия
28 август 2018, 02:00

Йөрәк җылысын да бүләк иттек

Кайчакта бер кешенең кайгысын күпләр үзенеке кебек кабул итә.

Кайчакта бер кешенең кайгысын күпләр үзенеке кебек кабул итә. Чөнки без барыбыз да шәфкатьле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзербез. Нәкъ шул мәрхәмәтлелек барысын да район үзәгендә яшәүче Никита Демешовка ярдәм итү өчен оештырылган хәйрия концертына китерде.
Хәбәр итүебезчә, тугыз яшьлек малай җиде операция үткәргән, ләкин аның йөрәген сәламәт дип әйтеп булмый әле. Берлиндагы кардиоүзәк Никитага операция эшләргә әзер, әмма акча күчергәч кенә көнен билгеләячәкләр. Бу сумма бик зур. Кыска гына вакытта Демешовлар гаиләсе аны, әлбәттә, изге күңелле кешеләрдән башка җыя алмас иде. Районда яшәүчеләрнең күбесе кулыннан килгәнчә өлеш кертергә тырышты.
Демешовларның ярдәмчеләре бик күп. Аларга шалтыратып, җылы сүзләр әйтәләр, изге теләкләр белән смс-хәбәрләр язалар, төрле ярдәм тәкъдим итәләр, акцияләр, лоторея уеннары үткәрәләр... Хәйрия концерты да оештырырга ярдәм иттеләр. Аны Светлана Михееваның туганы инициативасы белән үткәрделәр. Ул билгеле башкаручы, Ильмен, Грушин һәм башка автор җырлары фестивальләре лауреаты, Уфада һәм республикада бард концертлары оештыручысы Рәмил Бадамшинга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Малайның авыруы турында ишеткәч, ул шунда ук риза булган һәм концертта зур теләк белән үзенең җырларын башкарды. Никитага ярдәм йөзеннән башка популяр җырчылар да - республиканың атказанган артисты Фәридә Тимербаева, “Гәлсәр сандугач” республика телевизион эстрада конкурсы лауреаты Вилдан Фәйзуллин, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова катнашты. Шулай ук район мәдәният йорты артистлары Татьяна Жуковская, Наил Шәрипов, Зимфира Ситдыйкова да чарадан читта калмады.
Хәйрия концерты Дәүләкән шәһәрендә дә узды. Анда Рәмил Бадамшин, Евгения Сафина (“Old Scool” төркеме), Вероника Мортазина (“Vero”), Илья Тавлияров (“Viva ЧАППА”), Руслан Сәйфетдинов (“Премьер Квартет”) чыгышлары белән шатландырды.
Малтабар, фотограф Ульяна Сазонова Никитага зур ярдәм күрсәтә. Аны Демешовлар гаиләсе игелекле тылсымчы дип атый. Аннан башка Интернетта ярдәм төркеме дә булмас иде, ул аны үзе оештырып, алып барырыга ярдәм иткән. Рәсемнәр, репостлар, листовкалар, Никитаның матур фотолары – барысы да аның эше. Шулай ук хәйрия концертында да Ульяна соклнгыч мәлләрне фотога төшереп барды.
Никитага операциягә акча җыелып бетте. Битараф булмаган әлшәйлеләрнең күп булуы шатландыра, чөнки сумманың зур өлешен нәкъ якташларыбыз җыярга ярдәм итте. Икенче өлешен “Изге күңеллеләр клубы” Мәскәү хәйрия фонды күчерде. Шушы көннәрдә “Ярдәм итүе җиңел” Волгоград хәйрия фонды да акчалата ярдәм күрсәтергә тиеш.
Төркемдә акча җыю тәмамланса да, күпләр ярдәм итүен дәвам итә. Күптән түгел Демешовларга почта аша посылка килгән. Миәс шәһәреннән яшь кыз Никитага китаплар, иҗат итү өчен җыелмалар һәм татлы бүләкләр җибәргән. Ул хатында мөлаем йөзле малайны шатландырасы килүе турында язган.
Никитаның әти-әнисе төшенкелеккә бирелми һәм барысы да яхшы булырына, операциянең уңышлы үтәчәгенә ышана. Без дә чын күңелдән Никита Демешовка тизрәк савыгуын телибез.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: