Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәйрия
12 март 2019, 02:00

“Кояш барысына да тигез яктыртырга тиеш!”

Шушы исем астындагы проект авыру балаларга ярдәм итүен дәвам итә

“Кояш барысына да тигез яктыртырга тиеш!”
Шушы исем астындагы проект авыру балаларга ярдәм итүен дәвам итә
Яман чиргә дучар булганнар
Алар туган йортларыннан, гадәти тормыш рәвешеннән аерылып озак вакыт дәваханәләрдә яши. Аларның тормышы бетмәс-төкәнмәс авырту-сызланулар һәм куркыныч процедуралар белән тыгыз бәйле. Ата-аналар балаларының гомере өчен туктаусыз көрәш алып бара. Яшәлгән һәр көн - алар өчен олы бәхет, савыгуга табан һәр адым – бәләкәй генә җиңү!

Районыбыздан 13 малай һәм кыз көн саен яман чир белән көрәшә. Аларның бишесенә - лейкоз, икесенә эчке органнар яман шеше, дүртесендә - күз органнарында рагы, тагын да ике балага җенес һәм бәвел-җенес юлы системасы онкологиясе диагнозы куелган. Аларның барысына да ярдәм кирәк. Никифардан 16 яшьлек Данир Галләмов та гомеренең күп өлешен авыр чир – нейробластомага каршы көрәшә.

Яман шеш авыруын аңарда дүрт яшендә табалар. Уфада дәвалана башлыйлар. Тәүдә операция ясыйлар, арытабан җиде блок химия терапиясе үтә. 2008 елда Мәскәүдә җилек матдәсе күчереп утыртыла һәм үсмер “Роаккутан” препараты белән тугыз курс дәвалана.

-Чирне җиңдек дип, шатланып кына яши башлаган идек, 2015 елның ноябрендә янә газаплануларыбыз башланды, - дип язды социаль челтәрдә Данирның әнисе Тәскирә Галләмова. – Ел буе Мәскәүдә Д. Рогачев исемендәге клиникада интенсив дәвалану үттек. Алты блок "химия", радиоактив йод белән терапия, җилек матдәсенең аутологик трансплантациясе, нур терапиясе, “Роаккутан” препараты белән тугыз курс. Һәм янә 2017 елның июлендә рецедив булды. Менә ел ярым инде Санкт-петербургта Р. Горбачева исемендәге клиникада дәваланабыз. Хәзер инде бөтен ышаныч нур терапиясенә...

Гыйнвар урталарында Данир нур терапиясе курсы үтте, хәлен яхшырту өчен “Опдиво” препараты кирәк булды. Бу дару иммун системасына рак күзәнәкләрен юк итәргә ярдәм итә. Данирга шундый 5 кап кирәк, ә ул 350 сум тора. Шуңа бәйле акча җыю оештырылды.
Дөньяда изге күңелле кешеләр күбрәк
Бу юлы да, ике ел элек кебек, Раевка 2нче урта мәктәбенең 8 “в” сыйныфы укучысы, уку алдынгысы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, спортчы, төрле вокаль конкурслар призеры Рената Җиһангирова, аның әнисе, музыка укытучысы Альбина Риф кызы, шулай ук сыйныф җитәкчесе Фәймә Фәнәгыйть кызы Боевых һәм пионервожатый Эльвира Мәкъсүтова беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды һәм акча җыюны оештырды. Бу хәйрия проектын тормышка ашыруда аларга район хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасын башкаручы Айдар Солтанголов, мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Алик Вәлиәхмәтов ярдәм итте. Район үзәгенең барлык мәгариф учреждениеләрендә Данирны дәвалауга акча җыю өчен махсус ящиклар куелды. Укытучылар, тәрбиячеләр, тренерлар, балалар һәм аларның ата-аналары да бу изге эштән читтә калмады.

Рената мәктәптә хәйрия концерты оештырды. Аның җиде ел элек яман шештән вафат булган ике туган сеңелесе Карина Җиһангированың истәлегенә багышланган “Кояш барысына да тигез яктыртырга тиеш!” проекты фильм күрсәтүдән башланды. Чарага Каринаның әнисе Гөлнур Ганислам кызы да чакырылды.

Хәйрия концертында шулай ук район мәдәният сарае артистлары Нияз Гыйззәтуллин, Татьяна Жуковская, Земфира Ситдыйкова, Рим Сафин, Алик Габделманов, Вилдан Байгилдин зур теләк белән катнашты. Чарада кече сыйныф укучылары шигырь сөйләде, җырлар җырлады, биеде, Р. Җиһангированың сыйныфташлары да чыгыш ясады. Рената да үзенең сәләте белән куандырды.

Оештыручыларга, укучыларга һәм укытучыларга ихлас рәхмәт сүзләре белән Данирның әтисе Илгиз Рәис улы мөрәҗәгать итте.

-Данир чир турында гына уйламый, аңа каршы көрәшә, киләчәккә планнар кора, - диде ул. – Сез чын дуслар, сезнең һәрберегез ярдәм кулы сузгач, аның чиргә каршы көрәшергә көче тагын да артты. Без чын күңелдән ярдәм кулы сузучыларның барысына да зур рәхмәт белдерәбез.

Балаларның изге теләкләр теләп язган хатлары һәм 110 мең сум акча И. Р. Галләмовка тапшырылды.

Берничә көннән соң Данирның әнисе социаль челтәрдә акча җыюның тәмамлануы турында куанычлы хәбәр җиткерде. Ул барлык гаилә әгъзалары исеменнән хәйрия акциясен оештыручыларга һәм ярдәм итүчеләрнең барысына да чын күңелдән рәхмәт белдергән.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.

Рената Җиһангирова Данирның әтисе Илгиз Рәис улы белән.


Читайте нас: