Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәйрия
14 август 2019, 02:00

“Дустым өчен рюкзак”

Илебезнең төрле төбәкләреннән, безнең республиканы да кертеп, балалар “Дустым өчен рюкзак” хәйрия акциясендә катнаша.

Илебезнең төрле төбәкләреннән, безнең республиканы да кертеп, балалар “Дустым өчен рюкзак” хәйрия акциясендә катнаша.
Әле Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәрендәге балалар өчен мәктәп кирәк-яраклары җыю бара. Билгеле булуынча, июнь ахырында Приангарьеда барган көчле яңгырлар елгалар ташуына китерде. Каза күргән зонага 110 авыл һәм шәһәр эләкте, барлыгы 10 меңнән артык йорт су астында калды. Нижнеудинск һәм Тулун шәһәрләре аеруча зур нык зыян күрде.
Акцияне “Русия укучылары хәрәкәте” үткәрә. Бу гомумрусия иҗтимагый-дәүләт балалар-үсмерләр оешмасы 2015 елның октябреннән РФ Президенты Владимир Путин указы белән оештырылган иде. Бүген аның составында 450 меңгә якын кеше исәпләнә.
Бу изге эшне безнең районда да хупладылар. Раевка авылы гимназиясендә мәктәп кирәк-яракларын кабул итү пункты оештырылды.
-Бу чарага укучылар, ата-аналар, чыгарылыш сыйныфы укучылары бик теләп кушылды. Шулай ук малтабарлар Светлана Шәяхмәтова, Ульяна Сазонова һәм Нина Дзюбенко да ярдәм кулы сузды. Акция дөньяда изге кешеләрнең күп булуын күрсәтте. Җыелган канцелярия товарлары Уфадагы балалар өчен гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырылачак, - диде мәктәпнең өлкән вожатые Айгөл Камалетдинова.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Шулай ук “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе дә дәвам итә, аны Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы үткәрә.
Теләге булган һәркем авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итә ала. Мәктәп кирәк - яракларын Раевка авылы, Юбилей урамы, 23а адресы буенча урнашкан “Гаилә” районара үзәгенә китерергә мөмкин.
Читайте нас: