Светлана Салихова тегәргә, бәйләргә маһир, алтын куллы останың эшләренә карап, сокланмый мөмкин түгел.
Аның кебекләр турында иҗади шәхес, актив тормыш алып барган кеше, диләр. Светлана Зәки кызы үзен табигате белән оптимист дип саный.
Элек ул озак еллар көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә җитәкче урынбасары, мәшгульлек хезмәтендә җитәкче, район финанс бүлегендә - икътисадчы, хаклы ялга чыкканга кадәр Саклык банкында ревизор булып эшли. Пенсиягә чыгар алдыннан ук өйрәнә башлаган ыргак белән бәйләү серләренә хәзер инде ул ныклап төшенгән.
-Тегү һәм бәйләү белән мәктәп елларыннан ук мавыгам. Пионерлар йортының кием кисү һәм тегү түгәрд, ул аны бик озак яратып киде. Әнием ягыннан картәниемнең дә "Зингер" тегү машинасы бар иде, ул бөтен Раевка авылы халкына кием-салым текте, - ди Светлана Зәки кызы.
Ә соңыннан ул үзе, ярты төнгә кадәр ултырып, тире кисәкләреннән улы һәм кызына тун тегә. Бүген кызы Римма да, әнисе кебек, ул бүләк иткән тегү машинасында битлекләр, яңа туган сабыйлар өчен “оя”лар, пәрдәләр һәм башка бик күп әйберләр тегә. Ә оныклары тууга (аның ике оныкасы һәм өч оныгы бар) Светлана Зәки кызы конвертлар тегә һәм тулы комплект – башлык, кофта, пинеткалар бәйли. Ел саен якыннарына Яңа ел символын бәйләп бүләк итә оста ханым.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров игълан иткән Милли кием көненә оныкларына күкрәкчәләр, түбәтәйләр теккән. Заказга да бөтен күңелен салып калфаклар, бизәкле шәлләр һәм башка бик күп әйберләр бәйли ул. Танышларына, күрше-тирә әбиләргә ясалма күннән һәм сәйлән белән бизәлгән энә кадагычлар, косметичкалар, күзлек, телефон савытлары бүләк итәргә ярата.
Сәләтле останың өен челтәрләп бәйләнгән салфеткалар бизи, ялтыр җепләр кушып бәйләнгән чәчкә гөлләмәләре, талдан үрелгән декоратив композицияләр, тасмадан чигелгән картиналар, бүлмә гөлләре дә аерым бер ямь өсти.
Хуҗабикәнең күңеленә хуш килгән шөгыле кул эшләре булса, тормыш иптәше Рәмзил бакча үстерергә ярата. Мәсәлән, ул утырткан абрикосның районлаштырылган сорты быел мул уңыш белән сөендергән, хәтта базарга сатуга да чыгарганнар.
-Эшләремә югары бәя бирсәләр, дәртем арта, күңелемә илһам килә. Башлыклар, шәлләр, косметичкалар өчен рәхмәт әйтәләр. Соңгы вакытта мин велюрдан, трикотиннан көзге һәм кышкы башлыклар тегә башладым, аларны күннән эшләнгән чәчкәләр, сәйлән-мәрҗәннәр белән бизим, - ди Светлана Зәки кызы. Ул район агинәйләре белән мөселман бөтиләре һәм башка милли бизәнгечләр белән Уфа шәһәренә күргәзмәгә барган, эшләрен Бәләбәй, Октябрьский шәһәрләренә дә җибәргән, Пионерлар йорты оештырган күргәзмәләрдә дә даими катнаша.
Үзе теккән купшы күлмәкләрне кигән оныкаларының шатлануын күреп, хәстәрлекле картәни дә бәхетле минутлар кичерә, үзенә дә, башкаларга да бәйрәм итүе белән бәхетле ул.