Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Халык осталары
13 ноябрь 2020, 09:00

Уңган кешенең кулында ут уйный

Авылда бик күп талантлы кешеләр яши һәм эшли. Менә Фән авылыннан Чибәрбикә Җәлил кызы Ситдыйкованы гына алыйк, аннан бик күп нәрсәләргә өйрәнергә мөмкин.

Авылда бик күп талантлы кешеләр яши һәм эшли. Менә Фән авылыннан Чибәрбикә Җәлил кызы Ситдыйкованы гына алыйк, аннан бик күп нәрсәләргә өйрәнергә мөмкин.
Бөре шәһәрендәге ревизорлар училищесын тәмамлаганнан соң 18 яшьлек кызны юллама буенча райпо магазинына сатучы итеп җибәрәләр. Чибәр, тырыш кыз бер елдан соң язмышын эшсөяр, оста куллы, тракторчы егет Нәҗип белән бәйли.
Әкияттәге кебек, 42 еллык бәхетле гаилә тормышының тылсымлы мизгелләре тиз үтеп киткән, алар өч балага - Илдус, Илдар, Айгөлгә матур тәрбия бирәләр. Балалары лаеклы белем алып, зур тормыш юлына аяк баскан, инде үзләренең гаиләләре бар.
Тормыш шулай корылган – берәүләр туа, икенчеләре үзләре турында яхшы истәлек калдырып, бу дөньядан мәңгелеккә китә. Чибәрбикә Җәлил кызы ныклы терәк булып үзләре белән бергә яшәгән акыллы каенанасы Мөбарәкямал Габдрахман кызын, каенатасы Шакир Закир улын, шулай ук тормыш иптәше Нәҗипне рәхмәт сүзләре белән генә искә ала. Ул нәкъ Мөбарәкямал апаның киңәше буенча палас суга башлый. Бу һөнәргә аны Фән авылы остасы Әнисә апа Нигъмәтуллина өйрәтә. Соңрак Тәүәтәй авылыннан аларга күчеп килгән әнисе Мәрхия Ситдыйк кызы Кәримова да ярдәм итә, йон эрли, эрләнгән җепләрне буйый.
- Мин авылда магазин ябылгач берничә ел фермада бозау караучы булып та эшләдем. Пенсиягә чыккач, буш вакытым күбәйде. Ә быел 65 яшьлек юбилеема бәләкәй улым тегү машинасы, кызым туку станогы бүләк итте, хәзер палас сугачакмын һәм күршеләремне, оныкаларымны да өйрәтәчәкмен, - дип планнары белән уртаклаша Чибәрбикә Җәлил кызы.
Әйткәндәй, палас сугу осталары һөнәренә өйрәнү теләге булганнар арасында авылдашы Фәнүзә Тимербай кызы Йомагуҗина да бар, ул да без килгәндә хуҗабикә белән бергә табын хәстәрләшә иде.
Чибәрбикә Җәлил кызы япмалар, җиңсез киемнәр, милли бизәкләр чигеп алъяпкычлар тегәргә ярата, аларны чыгыш ясау өчен урындагы фольклор коллективына бүләк иткән, ул теккән мендәр тышлары күз явын алып тора. Калган тукыма кисәкләреннән юрган сырган, бәләкәй паласлар бәйләгән. Шулай ук Чибәрбикә Җәлил кызы кунакка килгән авылдашларын, ахирәтләрен тәмле аш-су, камыр ризыклары, бал белән, әйкәндәй, аның хуҗалыгында унлап умарта, шулай ук үгезләр, сыер, кош-корт бар, сыйларга ярата. Уңган хуҗабикә бакчасында шикәр чөгендере үстереп, аны Раевка шикәр заводына эшкәртүгә тапшырган. Кичләрен, буш вакытларында, тынгы белмәс уңган хуҗабикә яшьләрчә дәрт белән велосипедка утырып, авыл урамнарын урап чыга. Һәр яңа таңны шатланып каршы ала һәм янә эшкә тотына.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас