Мәндән авылында яшәүче тынгысыз, иҗади карашлы Мәнсүрә Әкрам кызы Галиеваның кулларында ут уйный. Төрле төстәге чагу җепләрдән элмәкләп һәм бизәкләп эшләнгән әйберләренә карап сокланып туйгысыз.
Мәнсүрә Әкрам кызы Әбҗәлил районының хозур табигатьле Рыскуҗа авылында туып-үскән. Мәндәнгә ул яшь кенә килеш, Белорет педагогия училищесын тәмамлагач, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып килә.
-Гаиләдә без сигез бала үстек, абыем һәм без - җиде кыз. Бәләкәйдән кул эшенә өйрәнеп, оекбаш, бияләйләрне үзебез бәйләп кидек, - дип балачагын хәтерли Мәнсүрә апа.
Мәнсүрә Әкрам кызы бөтен гомерен яраткан һөнәренә багышлый – 38 ел буе Мәндән балаларын белем юлыннан әйди. Йөзләгән баланың тәүге укытучысы була.
-“Ни чыкса, безнең Мәнсүрәдән чыга”, - дип соклана аның белән коллегалары. Укытуның яңа алымы булсынмы, заманча җиһазлау төре булсынмы, дәресләрнең яңача төзелешеме, моңача күрелмәгән сыйныфтан тыш чаралар булсынмы – аларны иң башта Мәнсүрә Әкрам кызы үзләштерә. Яшь коллегалары өчен дә зур үрнәк булып тора ул. Һәр бала күңеленә юл таба белгән, аларның иҗади сәләтләрен үстерүче укытучы буларак, ул мәктәптә “Тамчыкай” курчак театры оештыра. Ул эшләгән дәвердә күпме укучы шушы театр юлыннан үткән икән!? Курчак түгәрәгенә йөрүче балалар театр коллективларының республика фестивалендә дә җиңү яулаган.
-Балалар белән нинди генә курчаклар эшләмәдек. Катыргыдан, фанерадан, кәгазьдән, - дип бу елларны аеруча җылы сүзләр белән искә ала укытучы.
Мәктәп театрында үткән күнекмәләр бушка гына булмый. Алар арасында сәнгать юлыннан киткәннәре дә бар. Динара Гыймадиева – Туймазы татар дәүләт драма театры актрисасы, Гөлмирә Ситдыйкова – Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры методисты. Әйтергә кирәк, җыр-моңга маһир, дәртле дә, шаян да Мәнсүрә Әкрам кызы үзе дә һәрчак Мәндән авылы мәдәният йортының үзешчән коллективы куйган тамашаларда теләп катнаша.
Курчакларыннан Мәнсүрә апа бүген дә аерылмый, әйткәндәй, аның тагы да бер теләге тормышка аша - соңлап булса да ыргак белән бәйләргә өйрәнә. Бөтен күңелен салып башлык һәм шарфлар, пинеткалар, костюмнар, күлмәкләр, комбинезоннар, япмалар, береткалар, шкатулкалар, шәлләр һәм, әлбәттә, курчаклар бәйли. Күңел җылысын биреп бәйләнгән әйберләрен бүләк итеп таратып тора. Бигрәк тә онык-оныкаларына берсеннән-берсе чагу курчаклар, купшы киемнәр бәйләргә ярата ул.
Менә шулай ерак Әбҗәлил тарафларыннан татар авылына килен булып төшкән башкорт сылуы авылдашлары арасында үзенең булдыклылыгы, уңганлыгы белән абруй казанып, бүген дә иҗатка гашыйк булып, кешеләргә шатлык өләшеп яши.
Мәнсүрә Әкрам кызы Галиева һәм аның кул эшләре.