Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно

Вакытлыча эш белән тәэмин иткән эш бирүчеләргә ярдәм

Җәмәгать һәм вакытлыча эш оештыручы эш бирүчеләр Башкортстан Республикасы бюджетыннан файдалана ала. Субсидия

Җәмәгать һәм вакытлыча эш оештыручы эш бирүчеләр Башкортстан Республикасы бюджетыннан файдалана ала. Субсидия хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны тормышка ашыруга бәйле чыгымнарны каплату өчен юридик шәхесләргә (дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш), шәхси малтабарларга бирелә.
Эш бирүчеләрнең хезмәт хакын өлешләтә түләүгә чыгымнары беренчедән, эшсез гражданнар өчен җәмәгать эшләре оештырганда каплатылачак. Бу очракта җәмәгать эшләрендә катнашкан чорда аларның эшсезлек буенча пособие алуга хокукы саклана. Икенчедән, эштән чыгару хәвефе астында булган (тулы булмаган эш вакыты режимын кертү, эшләрнең вакытлыча тукталуы, хезмәт хакын сакламый отпуск бирү, хезмәткәрләрне эш бурычларыннан бушату) хезмәткәрләрен вакытлыча эшкә урнаштыруны оештырганда.
Кыскарту хәвефе алдында булган хезмәткәрләр өчен вакытлыча эшләр үзләренең эш урыннарында оештырыла.
Җәмәгать һәм вакытлыча эшләрдә катнашу срогы өч айдан да артык булмаска тиеш.
Субсидия алу өчен эш бирүченең салымнар, страховка взнослары, штрафлар(10 мең сумнан артык) буенча бурычлары, республика бюджетына субсидияләр, инвестицияләрне кайтару буенча үз вакытында түләнмәгән бурычлары булмаска тиеш. Юридик шәхесләр үзгәртеп кору, бетерелү, банкротлык процессында булырга тиеш түгел.
Эш бирүченең бер хезмәткәргә эш хакы түләүгә чыгымнарын каплату күләме – аена 18 мең 162 сум.
Өстәмә программа буенча җәмәгать эшләрен оештыру мәсьәләсе белән сез халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтендә (Раевка авылы, Киров урамы, 3, тел. 2-34-84) консультация ала аласыз.
Венера ХӘМИДУЛЛИНА,
халыкны эш белән тәэмин итү буенча көньяк-көнбатыш районара үзәгенең Әлшәй районы буенча бүлеге җитәкчесе.
Фото: https://pixabay.com/ru
Читайте нас