Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көн темасы
12 декабрь 2017, 02:00

Яңа елны ничек каршыласаң....

Иң матур, тылсымлы бәйрәм якынлаша, аны балаларгына түгел, өлкәннәр дә ниндидер могҗизага ышанып, түземсезлек белән көтеп ала.

Иң матур, тылсымлы бәйрәм якынлаша, аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә ниндидер могҗизага ышанып, түземсезлек белән көтеп ала. Ә Яңа елны яхшы кәеф белән каршылау үзебездән тора.
Ә бүген, хөрмәтле дуслар, без сезне шушы тылсымлы бәйрәмдә үзегез белән булган кызыклы хәлләр, вакыйгалар турында сөйләргә чакырабыз.
Ә бәлки сез аны шигъри юлларда тәкъдим итәрсез?
Бәлки сезнең дусларыгыз, күршеләрегез, туганнарыгыз бик матур боз сыннар ясагандыр?
Яки сез, оста хуҗабикә, Яңа ел өстәленә телне йотарлык ризык пешергәнсез һәм аның рецепты белән бүлешергә телисез?
Сездән хатлар һәм фоторәсемнәр көтеп калабыз! Аларның барысы да гәзитебез сайтында, социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә куелачак, ә иң кызыклылары “Әлшәй хәбәрләре” гәзите битләрендә басылып чыгачак!
Безнең адрес: 452122, Раевка авылы, Киров урамы, 3. Электрон адресыбыз: [email protected].
Читайте нас: