Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көн темасы
19 декабрь 2017, 02:00

“Гаиләм – минем терәгем”

Район мәдәният сараенда үткән “Яшь гаилә – 2017” бәйгесендә катнашучылар шушы хакыйкатьне тагы да бер тапкыр раслады.

Район мәдәният сараенда үткән “Яшь гаилә – 2017” бәйгесендә катнашучылар шушы хакыйкатьне тагы да бер тапкыр раслады.
Максатка омтылучан, талантлы һәм актив яшь гаилә парлары үзләре хакында мавыктыргыч итеп сөйләде, балалары белән иҗади конкурсларда лаеклы чыгыш ясады һәм җиңү яулады. Ә Гран-при хаклы рәвештә Воздвиженкадан Фазлыевларның тату гаиләсенә тапшырылды.
Әтисе Раил Инсаф улы белән “Фазлыев” крестьян-фермер хуҗалыгына җитәкчелек иткән гаилә башлыгы Азат хатынына һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Дарьяның бәйгедә катнашу теләген белдерүе белән ул шунда ук риза була. Шигыр юллары белән визиткаларын төзеделәр, анда: “Безнең өчен иң мөһиме- гаилә, без бергәләп бөтен авырлыкларны һәм проблемаларны җиңеп чыгарбыз. Без бирешмәячәкбез!” дигән сүзләр бар. Ә сигез яшьлек уллары Динислам беренче тапкыр халык алдына чыгып җыр башкарды. Әйткәндәй, аның чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Әниләр турында да ул: “Әни – ул кояшлы җәй, ак кар, көзге яфрак, әни ул – дөнья нуры, әни – ул, димәк тормыш!”- дип бик матур сүзләр әйтте. Фазлыевларның ике яшьлек кызлары Әдилә дә сәхнәләштерелгән тамаша да катнашты.
Азат белән Дарья ун елга якын бергә яши. Чынлап та бу тату, бердәм һәм талантлы гаиләгә карап сокланмау мөмкин.
Читайте нас: