Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
29 декабрь 2017, 02:00

Осталык бәйгесе иң яхшыларны ачыклады

Укытучыларның һөнәри осталыгы конкурсы, һичшиксез, узып барган елның иң чагу вакыйгаларының берсе булды.

Укытучыларның һөнәри осталыгы конкурсы, һичшиксез, узып барган елның иң чагу вакыйгаларының берсе булды.
Бәйгедә катнашкан 55 конкурсантның барысы да авыл мәктәпләрендә эшли, төрле фәннәрдән укыта, хезмәт стажлары һәм квалификация категорияләре дә төрле, әмма аларны сайлаган һөнәренә тугрылык, яраткан эшенә сөю, укучыларына сыйфатлы белем һәм дөрес тәрбия бирү теләге берләштерә.
Конкурс, гәдаттәгечә, ике этапта үткәрелде. Беренче турда укытучылар ачык дәресләр бирде, икенчесендә осталык дәресләре һәм педсоветлар уздырды, “түгәрәк өстәл”дә катнашты.
Быел конкурсантларны Раевка 4нче мәктәбе, лицей һәм гимназия, 1нче һәм 4нче балалар бакчасы, Пионерлар йорты һәм “Лачын” спорт сарае кунакчыл каршы алды. Чараны тантаналы ябу традиция буенча район мәдәният сараенда узды.
Сәхнәдә матур музыка яңгырый. Экранда конкурстан кадрлар күрсәтелә. Һәр катнашучы үзен, укучыларының йөзен күреп, дәресләрнең ничек мавыктыргыч һәм кызыклы үтүен хәтеренә төшереп утырды.
Район хакимиятенең эшләр идарәчесе Д. Ю. Шелковников, мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Т. Солтанголов конкурсантларны ихлас тәбрикләп, бу һөнәри бәйге, барыннан элек, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу, яңа методикалар һәм укытучы һөнәренең статусын күтәрү ул, дип билгеләде. Бу конкурс шулай ук - “Ел укытучысы”, “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Мәктәпкәчә белем бирү укытучысы”, “Иң яшь укытучысы” кебек традицион һәм яңа “Өстәмә белем бирү укытучысы” кебек юнәлешләр буенча талантлы педагогларны ачыклау һәм хуплау да.
Чараны ябу тантанасында тамашачыларга да конкурсантларның эсселарыннан иң яхшы монологларын һәм диалогларын тыңлау бәхете тиде, аларны жюри әгъзалары Т. Г. Вәлиуллин һәм Р. Ю. Третьякова, шулай ук лицейның башкорт теле укытучысы Р. З. Котлыгилдина матур итеп укып ишеттерде. Әйткәндәй, жюри составына районның иң яхшы педагоглары керде, аларның күбесе үткән еллар җиңүчеләр һәм призерлары иде.
Бүләкләү өчен сәхнәгә педагогларны чакырдылар. Номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар бирелде. Наградалар тапшыруга килгәндә исә, конкурста катнашучыларны һәм аларның коллегаларын тагын бер яңалык көтә иде: быел район малтабарларының призерларга истәлекле бүләкләр тапшыруы бик куандырды. Алар – 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Э. М. Сәлахиева, Пионерлар йорты педагогы Р. Т. Нудьга, Нигъмәтулла мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Р. М. Шәяхмәтова, Түбән Әүрез мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы А. М. Шәрәпова, гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы О. С. Бартновская, 2нче мәктәпнең математика укытучысы С. В. Кузнецова, балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең пауэрлифтинг буенча тренер- укытучысы В. В. Шәйгарданов.
Бу көнне бәйгедә катнашучылар исеменә бик күп җылы сүзләр әйтелде. Конкурсантларны “Әлшәй хәбәрләре” гәзите баш мөхәррире С. И. Жуковская да җылы тәбрикләде. Светлана Ивановна лауреатка - Воздвиженка мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Г. А. Мөхәррәмовага район басмасына яртыелга абонемент тапшырды.
Финалчыларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы дип 4нче мәктәптән Э. Ш. Шевяхова, иң яхшы башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы дип 2нче мәктәптән Ф. Р. Хәмидуллина, иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы дип Әбдрәшит мәктәбеннән Р. А. Галиева табылды. Елның яшь укытучысы исеме 4нче мәктәптән тарих һәм җәмгыятьне өйрәнү укытучысы З. Ф. Тимербулатовага, мәктәпкәчә белем бирү педагогы исеме 3нче балалар бакчасы тәрбиячесе А. И. Сәлимгәрәевага, өстәмә белем бирү педагогы исеме Пионерлар йортыннан О. Н. Ивановага бирелде. Ә “Ел укытыучысы” дигән мактаулы исемгә лицейның математика укытучысы О. М. Солтанова лаек булды.
Лауреатлар һәм допломантлар, төрле номинацияләрдә жиңүчеләр игълан ителде. Быел жюри бер генә укытучыны да бүләксез калдырмады, чөнки аларның һәр чыгышы кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Җиңүчеләр конкурсның республика этабында катнашачак. Аларның барысы да районыбыз данын лаеклы яклар һәм җиңүгә ирешер, дип ышанабыз.
Читайте нас: