Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
26 гыйнвар 2018, 02:00

“Гаилә белән селфи”

Кадерле гәзит укучылар! Республикабызда 2018 елГаилә елы билгесе астында үтә.

Кадерле гәзит укучылар! Республикабызда 2018 ел Гаилә елы билгесе астында үтә. Шуңа бәйле “Әлшәй хәбәрләре” гәзите редакциясе” Гаилә белән селфи” конкурсы игълан итә.
Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен гаилә белән селфи эшләргә кирәк, әти-аналар белән балалар гына түгел, картәни-картәтиләр, бәлки карт картәни һәм карт картәтиләр һәм башка якыннарыгыз белән төшкән фоторәсемнәр хуплана. Әлбәттә, эшегезгә иҗади, креатив караш бәяләнә. Бергәләп спорт белән шөгыльләнгән, саф һавада йөргән, биюләр, уеннарда катнашкан, бәйрәмнәрдә ясаган селфи булырга мөмкин. Авыл җирендә яшәвебезне исәпкә алып, шәхси хуҗалыкта гаиләнең бергәләп кош-корт, мал-туар караганын яки башка эшләр белән мавыгуын төшерергә була.
Барлык селфилар гәзит сайтында, социаль челтәрләрдәге безнең төркемнәрдә урнаштырылачак, ә иң кызыклы фотолар гәзит битләрендә дөнья күрәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Төп приз – селфи-таяк.
Ашыгыгыз! Бәйге апрельгә кадәр генә дәвам итә! Сездән хатлар көтәбез. [email protected] электрон адресына “Конкурска” дигән билге куеп, селфи һәм гаиләгез турында зур булмаган сурәтләмә язып җибәрегез.
"Әлшәй хәбәрләре" гәзите редакциясе.
Рәсемдә: Балгаҗы авылыннан Хаҗиевлар тәрбиягә бала алган һәм патронат гаиләләрнең республика конкурсында. 2016 ел.
Читайте нас: