Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
21 Май 2019, 02:00

“Башкортстан йолдызчыклары” – Әлшәй җирендә

Районыбызда беренче тапкыр республиканың 100 еллыгына багышланган фитнес-аэробика буенча ““Башкортстан йолдызчыклары” республика турниры узды.

Районыбызда беренче тапкыр республиканың 100 еллыгына багышланган фитнес-аэробика буенча ““Башкортстан йолдызчыклары” республика турниры узды.
Уфа, Стәрлетамак, Күмертау, Туймазы, Благовещенск шәһәрләреннән һәм Раевка авылыннан иң көчле командалар, аларның барысы да БР спорт аэробикасы һәм фитнес-аэробика федерациясенә кергән, призлы урыннар өчен көч сынашты. Барлыгы 40 чыгыш ясалды. Яшь спортчылар аэробика, степ-аэробика һәм хип-хоп буенча үз осталыкларын күрсәтте.
Җитди ярышлар алдыннан соңгы әзерлек бара. Малайлар һәм кызлар мәйданчыкта катлаулы спорт комбинацияләрән кабатлый. Катнашучыларның яше биш яшьтән алып аннан да өлкәнрәк.
Спортчыларны район Советы секретаре Ш. Ш. Сәлимов, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты А. С. Матренин, район хакимияте башлыгы урынбасары А. Т. Солтанголов, БР спорт аэробикасы һәм фитнес-аэробика федерациясе президенты Г. В. Емельянова, мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Т. Вәлиәхмәтов, район спорт комитеты рәисе Д. М. Әхмәдрисламов җылы сәламләде һәм барысына да уңышлар теләде.
Дәртле музыка яңгырый. Мәйданчыкка бер-бер артлы төрле номинацияләрдә катнашучылар чыга. Яшь спортчы кызлар искиткеч зифа буйлы, үзләрен артистларча оста тотуы һәм чагу киемнәре белән сокландыра. Барысы да җитез һәм матур хәрәкәт итә, үзләре дә паркетта очып кына йөргән кебек.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең районда фитнес-аэробика белән күптән түгел генә шөгыльләнә башладылар. Спортның команда белән башкарылган бу төре физик яктан шактый катлаулы. Ике ел элек тренер-укытучы Фидания Бакирова үзенең тәрбияләнүчеләре белән мондый күләмдәге ярышларда беренче тапкыр катнашкан иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә безнең яшь спортчыларыбыз призерлар исәбенә чыга алды. Бу ярышларда да Әлшәй йолдызчыклары уңышлы чыгыш ясады. Аэробика номинациясендә “Конфетки” командасы (5-7 яшьлек балалар) – икенче һәм “Вкусняшки” (4 яшьлек балалар), “Супер Стар” (8-10 яшь) командалары өченче урынны алды.
Степ-аэробика номинациясендә 5-7 яшьлек спортчы кызлар арасында “Барбарики” коллективы җиңү яулады, Барбарики 2” һәм “Конфетки” төркемнәре икенче урынга чыкты. 8-10 яшьлекләр категориясендә, анда 17 төркем чыгыш ясады, “Супер Стар” командасы икенче һәм өченче урыннарны алды. Заманча бию – хип-хоп юнәлеше буенча Раевка кызлары “көмеш” яулады.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Мәйданда Әлшәй йолдызчыклары.
Читайте нас: