Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
14 ноябрь 2019, 02:00

Матур гаилә – тормыш бизәге

Район мәдәният сараенда “Яшь гаилә – 2019” конкурсы узды

Район мәдәният сараенда “Яшь гаилә – 2019” конкурсы узды


Яшь гаилә парлары, аларның яше бәйге шартлары буенча 35 яшьтән артмаска тиеш, иң яхшы гаилә исеме өчен көрәште.


Әлбәттә, алар сәхнәгә чыгар алдыннан бик дулкынланды, конкурсантларга үзләре белән таныштырырга, үз иҗади сәләтләрен һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен күрсәтергә, визит карточкасында гаилә бәхете серләре белән уртаклашырга кирәк иде.

Гөлфия һәм Айнур Әхмәтшиннар да бәхетле гаилә корган. Бүген алар бер ул һәм бер кыз үстерә. Әмир – 4нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучысы, Амелия Раевка авылының 7нче балалар бакчасына йөри. Гөлфия яшьләр эшләре комитетында педагог-психолог булып эшли, Айнур - төзелештә. Аларның төп тормыш принцибы – киләчәккә ышаныч һәм эшсөярлек. Алар бөтен гаиләләре белән актив ял итү яклы, “Әнием, әтием һәм мин – актив гаилә” конкурсында нәкъ шуны исбатладылар да.


Гөлчәчәк һәм Рәмис Зиннуровларның гаиләсендә ике кыз үсә. Өлкәне Розалина гимназиядә 2нче сыйныфта укый, бәләкәй Аделина 6нчы балалар бакчасына йөри. Әниләре - мәгариф бүлегендә методист, ә әтиләре Когалымда машинист булып хезмәт сала. Кызлар балчыктан матур сувенир эшләргә ярата. Гөлчәчәк – бәйләү һәм чигү остасы. Зиннуровлар үз шәҗәрәләрен, ата-бабаларының нинди кәсепләр белән шөгыльләнгәнен яхшы белә. Бу соклангыч гаилә гөбәдия пешереп, аны матур итеп бизәүгә, спорт ярышларына да иҗади караган.


Зилә һәм Наил Шәгалиевлар да үзләренең сөйкемле һәм тәртипле балаларының уңышларына куанып бетә алмый. Дана М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның 5нче сыйныфында укый, Лина белән Малик 1нче балалар бакчасына йөри, әниләре дә шунда логопед булып эшли. Гаилә башлыгы – хәрби комиссариат хезмәткәре.

Зилә һәм Наил күптән түгел бердәм һәм тату яшәүләренең 15 еллыгын - бәллүр туйларын билгеләгән. Җыр-биюгә оста, спорт яраткан бу гаилә район һәм республика конкурсларында актив катнаша. Яшь гаиләләр бәйгесендә дә жюри хаклы рәвештә аларга беренче урын бирде.


“Гаилә һәркем өчен иң мөһим төшенчә, ул безгә яшәргә һәм эшләргә көч бирә”, - диде Бөре шәһәрендә үткән зур гаилә фестивалендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Җылы йорт учагы һәр гаиләне бәла-казалардан сакласын, анда балалар тавышы тынмасын, нәсел-ыруыгызны дәвам итүче лаеклы алмаш үссен.


Ирина ВЛАДИМИРОВА.

Шәгалиевлар гаиләсе.
Читайте нас: