Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
25 ноябрь 2019, 02:00

Аек яшәүгә ни җитә!

Башкортстанда “Аек авыл” республика конкурсы дәвам итә.

Башкортстанда “Аек авыл” республика конкурсы дәвам итә.


Хәтерегезгә төшерәбез, әле конкурсның район этабы үтә, аның барышында эчкечелеккә каршы көрәш чаралары, исерткеч эчемлекләрне законсыз сату урыннарын ачыклау буенча рейдлар үткәрелә, актив аңлату эше алып барыла. Муниципаль районның оештыру комитеты катнашучыларның презентация мериаллары нигезендә беренче этапка йомгак ясаячак.


Безнең районда иң аек авыл исеменә Мәндән, Фән, Игенче, Нигъмәтулла, Түбән Әүрез, Слак, Зеленый Клин, Раевка, Балгаҗы, Баязит, Кармыш, Яңа Сәпәш авыллары дәгъва итә. Бу авыллар халкы үзләренең үрнәгендә аек яшәү рәвешенә омтылып яшәүнең өстенлекле булуын расларга тиеш.


Конкурсның икенче этабына, ул 1 декабрьдән 2020 елның 20 мартына кадәр узачак, район дәрәҗәсендә җиңүчеләр чыгачак.


Резеда ХӨСӘЕНОВА.
Читайте нас: