Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Көн темасы
28 октябрь 2020, 11:30

Чуракайга асфальт килешә!

Аны файдалануга тапшыру уңаеннан үткән авыл җыенында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин катнашты һәм яңартылган күпер янәшәсендәге урам юлының зур гына өлешенә асфальт түшәләчәген хәбәр иткән иде.

Аны файдалануга тапшыру уңаеннан үткән авыл җыенында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин катнашты һәм яңартылган күпер янәшәсендәге урам юлының зур гына өлешенә асфальт түшәләчәген хәбәр иткән иде. Тоташ авыл халкы өчен куанычлы яңалык озак көттермәде һәм Әлшәй юл хезмәткәрләре эшне башкарып та чыкты. Чуракайның Салават Юлаев исемен йөртүче урамына бер чакрымга якын арага салынган асфальт тоташ авылны бизәде.

Биредә яшәүчеләр авылдагы матур үзгәрешләр уңаеннан шатлыгын яшерми.
- Бер җәй эчендә авылыбыз танымаслык булып үзгәрде дә куйды, - ди хезмәт ветераны Роза Арсланова. - Очрактан файдаланып, “Кызыл таң” сайты аша Чуракай авылы халкы исеменнән Әлшәй районы хакимиятенә, аның җитәкчелегенә, районның Юл төзү-ремонтлау идарәсе хезмәткәрләренә олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Хәзерге катлаулы шартларда финанслар белән тәэмин итү мөмкинлекләре дә чикледер. Әмма халык ихтыяҗларын күздә тотканда, җаен табып була икән. Әлшәй районы хакимияте башлыгы вазыйфасында Дамир Радик улы туган районы мәнфәгатьләрен кайгыртучы җитәкче буларак күптән билгеле. Район Советының күптән түгел үткән утырышында аның вәкаләтләре вакыты озайтылуы турында ишетеп, янә шатландык. Хәстәрлекле җитәкчебезгә алдагы эшчәнлегендә дә уңышлар, сәламәтлек телибез!

Чуракайдагы матур үзгәрешләрдә биредәге крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фаил Солтановның да лаеклы өлеше бар, әлбәттә. Төзелеш барышында көнүзәк мәсьәләләрне тиз арада хәл итеп, юл идарәсе хезмәткәрләренә уңайлы шартлар тудырып, Фаил Әмир улы төзелешнең көйле баруына нык булышлык итте. Бер сүз белән әйткәндә, үзен туган авылы турында кайгыртучы хәстәрлекле хуҗа сыйфатында тагын бер тапкыр танытты.

Фото: Фәнүр Гыйльманов
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Churakayga-asfalt-kilesh-518258/
Читайте нас: