Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
29 октябрь 2020, 12:18

Русиядә барысы өчен дә битлек режимы кертелә. Ковидка каршы инспекторлар эшли

Әлегә кадәр яңа коронавирус инфекциясенә ышанмаучылар һәм бер нинди дә ковид юк, тип дәлилләүчеләр дә хәзер бу чирнең барлыгына инанды.

Әлегә кадәр яңа коронавирус инфекциясенә ышанмаучылар һәм бер нинди дә ковид юк, тип дәлилләүчеләр дә хәзер бу чирнең барлыгына инанды. Хәл хәвефле, вирус беркемне дә аямый, авыручылар саны көннән-көн арта. Мондый чакта гади генә санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү мөһим.
Битлекләр кию, кулларны еш юу, социаль дистанцияне саклау, аралашу даирәсен киметү, биналарны дезинфекцияләү зарур. Кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыру очраклары арткан чорда коронавирус таралуга бәйле, илдә 28 октябрьдән гомум битлек режимы кертелде. Роспотребнадзорның күрсәтмәсенә ярашлы, халык күп йөргән урыннарда, җәмәгать транспортында,таксида, автомобиль тукталышларында, лифтларда битлек кию мотлак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров югары әзерлек режимы турындагы указга керткән үзгәрешләргә бәйле, республикада битлек режимын саклауны контрольдә тоту катгыйләште – тәртип бозучыларны җитди штраф көтә.
65 яшьне узганнарга, авырлы хатыннарга һәм хроник чирле кешеләргә үзаллы изоляция режимын сакларга киңәш ителде. Күмәк халык катнашлыгында үтә торган чаралар, корпоратив кичәләр тыела, гомум туклану учреждениеләре (юл сервисы объектларыннан тыш) 23 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр эшләргә тиеш түгел.
Инфекция таралу хәвефен киметү максатында, районда, бөтен республикадагы кебек үк, авыл биләмәләрендә, предприятиеләрдә, оешмаларда һәм учреждениеләрдә хезмәткәрләр арасыннан ковидка каршы инспекторлар тәгаенләнде, алар бөтен профилактик таләпләрнең үтәлешен тикшерергә тиеш. Инспекторлар белем бирү оешмаларында да эшли. Әле укучылар озайлы каникулда чакта, мәктәпләрдә җентекле дезинфекция эшләре үткәрелде.
Бүген беркемгә дә җиңел түгел, әмма искәртү чараларын күзәтү, аралашуларны чикләү безне мәкерле чирдән аралап алып калыр, дип ышанабыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: