Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
29 октябрь 2020, 11:45

Владимир Путин янә төбәк җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте

Илдә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту сәбәпле, Русия Президенты Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә Ковид-19 проблемасына аеруча игътибарлы булырга кушып мөрәҗәгать итте.

Илдә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту сәбәпле, Русия Президенты Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә Ковид-19 проблемасына аеруча игътибарлы булырга кушып мөрәҗәгать итте.
Вирусның таралуына юл куймау өчен барлык саклык чаралары үтәлергә тиешлеген искәртте. Владимир Путин белдергәнчә, әлегә илдә катгый чикләүләр кертү һәм оешмаларны ябу зарурлыгы юк. Төбәкләр өчен төп бурыч – бөтен медицина учреждениеләренең югары әзерлектә булуы.
Безнең республикага килгәндә исә, вируска каршы көрәш көннән-көн "ныгый". Мәсәлән, предприятиеләрдә инспекторлар эшли башлады. Мондый чаралар эш урыннарында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан кертелде.
Битлек кию режимы тагын да катгыйгалды. Тикшерүләр дәвам итә. Шушы көннәрдә Республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов һәм Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Булат Исмәгыйлев Уфадагы төзелешләрдә булдылар.
Искәртеп үтик, “Роспотребнадзор” идарәсе карары буенча битлек кию режимы кичәге көннән башлап бөтен илдә игълан ителде. Кагыйдәләрне үтәү буенча рейдлар көчәйтелә, штрафлар ешрак салына башлый.
Автор : Каспранова Ләйсән
Фото: Kremlin.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Vladimir-Putin-yan--t-b-k-it-kchel-ren-m-r--gat-itte-520062/
  • Читайте нас: