Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Көн темасы
6 ноябрь 2020, 14:00

Югары әзерлек турындагы указга үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга чираттагы үзгәрешләр кертте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга чираттагы үзгәрешләр кертте.
Документка ярашлы, каникуллар 8 ноябрьгә кадәр озайтылды. Югары уку йортларында бары тик чыгарылыш курс студентлары гына белем ала, башкалар дистанцион рәвештә укый.
Шулай ук, указ нигезендә, коронавируска анализларны мотлак тапшырырга тиешле кешеләр исемлеге билгеләнде. Бу - йогышлы авыру билгеләре белән чит илдән кайтучылар; COVID-19 диагнозы куелган кешеләр белән аралашкан, дәваханәдән тыш пневмония, грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар.
Яңа коронавирус инфекциясенә тестны авыру билгеләре белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән 65 яшьтән өлкән кешеләргә, зарарлану хәвефе булган медицина оешмалары хезмәткәрләренә дә үткәрәчәкләр.
Читайте нас: