Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
20 ноябрь 2020, 12:37

Республикада ковидка каршы ситуацион үзәк эшли

Аны оештыру турындагы боерыкка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Үзәккә Дәүләт җыелышы депутаты Римма Үтәшева җитәкчелек итә.

Аны оештыру турындагы боерыкка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Үзәккә Дәүләт җыелышы депутаты Римма Үтәшева җитәкчелек итә.
Ситуацион үзәк коронавирус инфекциясенә бәйле мәсьәләләр буенча оператив консультация өчен булдырылган. Көн саен 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр 8(347) 218-19-19 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
«Үзәк кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен киметер дип өметләнәбез, чөнки еш кына кешегә килеп туган хәлгә квалификацияле аңлатма бирү яки кайдан ярдәм алу өчен киңәш бирү дә җитә», - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Уфаның«Торатау» Конгресс-холлында урнашкан үзәк структурасында шалтыратулар кабул итүче операторлардан тыш, медицина экспертлары – Башкортстан медицина университеты укытучылары, Роспотребнадзор, Росздравнадзор хезмәткәрләре һәм башкалар квалификацияле консультация бирәчәк.
Шулай ук республика Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек әйләнәсенә эшләүче «кызу линия»се телефоны: 8(347) 286-58-27, 279-91-20. Табибны 1301 номеры буенча чакыртырга яисә doctor.bashkortostan.ru бердәм медицина порталында «Пациентның шәхси кабинеты» һәм “Табибка” мобиль кушымтасы аша кабул итүгә язылырга мөмкин.
Фото: batyr-rb.ru
Читайте нас: