Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
8 декабрь 2020, 12:56

Яңа ел бәйрәмен каршылап

Яңа елга да күп калмады, Кыш бабай да оныкасы Карсылу белән озын юлга чыккан.

Яңа елга да күп калмады, Кыш бабай да оныкасы Карсылу белән озын юлга чыккан. Киләсе 2021 ел хуҗасы Ак Үгез онытылмаслык Яңа ел могҗизасы бүләк итсен өчен өлкәннәр дә, балалар да яраткан соклангыч бәйрәмгә тулы әзерлек бара.
Район үзәгенең Совет мәйданында Яңа елның төп символы – 12 метрлы купшы чыршы куелган. Аның янында Кармыш авылыннан оста куллы Баязит Хәйруллин боздан эшләгән Кыш бабай белән Карсылу басып тора. Монда шулай ук тагы да бер останы, Тәүәтәй авылында яшәүче, элек Пионерлар йортының өстәмә белем бирү педагогы булган Мәҗит Шакир улы Миңнебаевны да очратырга мөмкин. Озакламый монда безне гирляндалары төрле төсләр белән балкыган Яңа ел чыршысы, әкияти боз шәһәрчеге һәм Кыш бабайның резиденциясе каршы алачак.
-Урман хуҗалыгыннан сатып алынган тагын да ике чыршыны “Лачын” спорт сарае һәм Яңавыл бистәсендәге 1нче балалар бакчасы янына куйдык. Быел шулай ук Тракт, Кусков, Кече Ленин урамнарындагы электр баганаларын бизәү өчен светодиодлы 30 панно (йолдызлар, чыршы ботаклары) эленәчәк. Диаметры дүрт метр булган фейерверк “шар” сатып алыначак. Иллюминацияләрне урнаштыру буенча шәхси малтабар “Нечипуренко” шөгыльләнә. Үзәк мәйданда ике тау ясаячаклар, берсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булачак, - диде Раевка авыл Советы башлыгы Михаил Тимасов.
Тылсымлы боз шәһәрчеген коруда авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре Илдар Хәбибуллин, Фәнгиз Галиәхмәтов, Илвир Арысланов, Дмитрий Карпов, Азат Заһидуллин, Рәлиф Җангировларның өлеше зур, алар ел саен карьердан боз кисәкләре кисеп алып кайталар, аның белән төп бәйрәм тантаналары үтәчәк район үзәге мәйданын уратып, чыршыны бизиләр, шуу өчен таулар эшлиләр.
Шушы көннәрдә Раевка авыл Советы хакимияте оештырган иң яхшы Яңа ел уенчыгына конкурс үткәрелә, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Үзегезгә бәйрәм кәефе бүләк итегез, үз кулларыгыз белән матур уенчык ясап, конкурска җибәрегез. Бәйгегә 15 декабрьдә йомгак ясалачак, ә җиңүчеләрне бүләкләү ел ахырында, Яңа ел алдыннан булачак.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Мәҗит Шакир улы Миңнебаев боздан могҗизалар тудыра.
Яңа елның төп символлары.
Читайте нас: