Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
9 декабрь 2020, 12:30

Коронавирус законнарны да үзгәрттерә

Русия Президенты Владимир Путин ерактан эшләү турында указга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин ерактан эшләү турында указга кул куйды. 2021 елның 1 гыйнварыннан ул гамәлгә керәчәк. Закон проекты барлык кызыксынган яклар - профсоюзлар, эш бирүчеләр, хакимият, экспертлар белән җентекләп тикшерелде. 26 ноябрьдә Дәүләт Дума депутатлары өченче, соңгы укуда хезмәткәрләрне читтән эшкә күчерү тәртибен гадиләштерүче закон кабул иттеләр. 2 декабрьдә Хезмәт кодексына үзгәрешләр Федерация Советы тарафыннан хупланды.
Ерактан эшкә күченгәндә, эш бирүче хезмәткәргә кирәкле җиһазлар бирергә тиеш булачак. Әгәр хезмәткәр үз җиһазларын кулланса, аның чыгымнары ике яклы акт белән расланган тәртиптә һәм күләмдә компенсацияләнәчәк.
Әлеге вакытта да читтән торып эшләүчеләр күп, ләкин аларның бик азы гына кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителә. 1 гыйнвардан барсы да үзгәрәчәгенә ышанасызмы?
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Фото: Башинформ
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Koronavirus-zakonnarni-da-zg-rtter-580933/
Читайте нас: