Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
9 декабрь 2020, 11:53

Республикага вакцина китерелде

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы вакцинаның кемгә һәм кайчан биреләчәген аңлатты.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы вакцинаның кемгә һәм кайчан биреләчәген аңлатты.
Республикага 1200 кеше өчен коронавируска каршы ике компонентлы вакцинаның беренче партиясе китерелде. Бу турыда 8 декабрьдә Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова белән булган брифингта игълан ителде. Аның сүзләре буенча, башта беренче компонент казала, өч атнадан соң икенчесе. Анысы да кешенең сәламәтлегенә начар йогынты һәм авырлыклар булмаса гына.
“Вакцинаның беренче партиясе инфекция хәвефе зур булган хезмәткәрләр өчен: медицина, мәгариф һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен. Беренчеләренә прививка дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, поликлиникада, соңгыларына Эчке эшләр министрлыгының медицина бүлегендә ясалачак. Вакцина 18 яшьтән 60 яшькә кадәр булган кешеләр өчен. Вакцина йөкле хатын-кызларга яки бәби имезүче хатын-кызларга ясалмаячак. Бу барлык иммунобиологик препаратлар өчен уртак чикләү", - диде Ирина Коннова.

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Respublikaga-vaktsina-kiterelde-580944/
Читайте нас: