Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
14 декабрь 2020, 15:00

Коронавирусны ике минут эчендә юк итә

Галимнәр каһәрле вируска каршы торырлык чара барлыгын ачыклаган.

Галимнәр каһәрле вируска каршы торырлык чара барлыгын ачыклаган.

Составында цинк һәм аккургаш (олово) булган теш пасталары коронавирусны ике минут эчендә 99,9 процентка нейтральләштерергә сәләтле. Америка галимнәре лаборатор тикшеренүләр вакытында әнә шундый нәтиҗә ясаган. Алар авыз куышлыгын чистарту чаралары ярдәмендә вирус таралу темпларын киметергә мөмкин булуын өйрәнгән. “British Dental Journal” басмасындагы мәгълүматларны РИА Новости хәбәр итә.

Моннан тыш, тагын бер тикшеренү барышында авыз куышлыгын чайкату өчен хлорид цетилпиридияле сыекча да куркыныч тудыручы вирусны ярты минут эчендә нейтральләштерә, дигән нәтиҗә расланган.

"Нәтиҗәләр шуны күрсәтә: авыз чайкау, теш тазарту өчен кайбер пастлар һәм сыекчалар Сарс-CoV-2 таралуын авыз куышлыгында ук киметергә ярдәм итә ала", — диелә хәбәрдә.

Клиник тикшеренүләрдә COVID-19 белән зарарланган 260 пациент катнашкан, алар теш пастасын һәм авызга сиптергечне кулланганнар.

Фото:ria.ru Автор: Юлия Төхбәтуллина.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Koronavirusni-ike-minut-echend-yuk-it-587986/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: