Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
22 гыйнвар 2021, 12:53

Республикада ковидка каршы паспортлар кертелә

Аларны антителалары булган, ягъни ковид белән авырган яки вакцина ясаткан кешеләр ала алачак, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Аларны антителалары булган, ягъни ковид белән авырган яки вакцина ясаткан кешеләр ала алачак, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
“Бу бик күп чикләүләрне бетерергә мөмкинлек бирәчәк, мәсәлән, үзаллы изоляция режимы кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәкләр магазиннарга, театрларга йөри алачак һәм башкалар. Әйткәндәй, ковидка каршы паспорт булганда, без залларны 30 проценттан да күбрәк тутыра алабыз, - дип язды Радий Фәрит улы социаль челтәрләрдә. - Кыскасы, кешеләр акрынлап гадәти тормышка әйләнеп кайта башлаячак”.
Әмма бу битлек режимы гамәлдән чыга дигән сүз түгел. Җәмәгать урыннарында барысына да, шул исәптән ковидтан прививка ясатканнар өчен дә, битлекләрне кимендә ел ахырына кадәр кию мотлак. Роспотребнадзорның таләбе шундый.
Ковидка каршы паспорт электрон рәвештә булачак, документ бирүне февраль аенда башларга ниятлиләр. Моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкмәячәк, диде республика Башлыгы.
Шул ук вакытта 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хроник авырулары булган кешеләр өчен мотлак үзаллы изоляция режимы дәвам итә.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: https://lenta.ru/articles/2021/01/20/pasport/
Читайте нас: