Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Көн темасы
26 гыйнвар 2021, 12:05

Чирләмәгез, прививка ясатыгыз!

Бөтен җирдә халыкны яңа COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы зур күләмле иммунизацияләү башланды.

Бөтен җирдә халыкны яңа COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы зур күләмле иммунизацияләү башланды. Раевка үзәк район дәваханәсенә дә вакцинаның беренче партиясе китерелде. Бу - Гамалея исемендәге үзәктә эшләнгән «Спутник V» препараты.
- Беренче чиратта медицина хезмәткәрләренә прививка ясадык. Чөнки нәкъ алар хәвеф төркемендә, - ди поликлиниканың терапия бүлеге мөдире Регина Ханнанова. - Барлык хезмәткәрләр дә табиб тикшерүен үтте. Кемнәрнең каршы күрсәтмәләре юк, шуларга вакцина кадалды. Барысы да үзләрен яхшы хис итә. Икенче компонент өч атнадан соң ясалачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, беренче этаптан соң прививка ясаткан кешенең организмында антителалар барлыкка килә, икенчесеннән соң ныклы күзәнәк иммунитеты формалаша, ул ике елга якын дәвам итә. Вакцинаның нәтиҗәлелеге – 95 проценттан артык.
Прививка ясату кабинетына бер-бер артлы медицина хезмәткәрләре керде. Беренчеләрдән булып физиотерапия бүлеге шәфкать туташы Зилә Батталовага прививка ясадылар. Ул озак еллар дәваханәдә эшли, район хакимияте Почет грамотасы белән бүләкләнгән.
- Процедураны яхшы кичердем, реакция юк, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты Зилә Юлай кызы.– Безгә коронавирустан прививка ясатырга тәкъдим иткәч, шунда ук ризалаштым. Миңа эшләргә, пациентларны дәваларга кирәк, чирләргә вакыт юк. Һәрвакыт сафта булырга кирәк!
Медицина хезмәткәрләре, укытучылар, социаль хезмәтләндерү хезмәткәрләре, волонтерлар, полиция хезмәткәрләре, аннары теләге булган һәркем прививка ясатачак. Вакцинацияләү Раевка үзәк район дәваханәсенең прививка ясату кабинетында үткәрелә.
Автор фотосы.
Физиотерапия бүлеге шәфкать туташы Зилә Батталова беренчеләрдән булып яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты.
Читайте нас: