Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
29 гыйнвар 2021, 16:27

Чүп-чар чыгарган өчен хаклар арта

Ике ел элек, 2019 елның 1 гыйнварыннан, илебез каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчте, ул чүп-чар җыю һәм чыгаруның заманча системасын җайга салуга, законсыз чүплекләрне бетерүгә, шул рәвешле экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән.

Ике ел элек, 2019 елның 1 гыйнварыннан, илебез каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчте, ул чүп-чар җыю һәм чыгаруның заманча системасын җайга салуга, законсыз чүплекләрне бетерүгә, шул рәвешле экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән. “Чүп-чар реформасы” башланыр алдыннан ук республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы төбәк операторларын – калдыкларны җыю, ташу, сортларга аеру һәм утильләштерү белән шөгыльләнергә тиешле махсус оешмаларны сайлап алу буенча конкурслар үткәрде. Алар белән ун елга килешүгә кул куелды. Әлшәй районы төбәк операторы “Экология Т” Туймазы компаниясе булган 4нче зонага керде. Реформа гамәлдә булган ике ел эчендә авылларда контейнер мәйданчыклары барлыкка килде, калдыклар вакытында чыгарыла. Тәүдә республикада түбән тарифлар куелган иде, без аена бер кешегә 55 сумнан 75 сумга кадәр акча түлибез. Хәзер, реформа дәвам итсен өчен чүп-чарны чыгарып кына калмый, аны эшкәртү, сортларга аеру предприятиеләре төзү өчен икътисади яктан нигезләнгән хаклар кертелә. Республика Хөкүмәтендә 1 февральдән каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча расланган тарифлар билгеләнүе турында карар чыгарылды. “Экология Т” җәмгыяте хезмәтләндергән безнең зонада күп фатирлы йортта түләү хакы 95,35 сум, шәхси йортта 96,85 сум тәшкил итә.
Чүп-чар чыгару графигы күзәтелгән очракта гына тариф артачак. Район үзәгендә – көн саен, башка авылларда – өч көнгә бер тапкырдан да аз булмаганда. Әгәр дә төбәк операторының үз вазыйфасына җаваплы карамавы ачыкланса, түләү хакы элекке дәрәҗәгә төшөрөлә. Көн саен моны республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы каты коммуналь калдыкларны чыгару “ТКО-Башкортстан” автоматлаштырылган системасы ярдәмендә күзәтеп барачак.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
“Экология Т” җәмгыятенең телефоннары: 8 (34782) 2-44-03, 8-800-250-01-85.
Фото: mirbelogorya.ru
Читайте нас: