Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
19 февраль 2021, 18:00

Диспансерлаштыру. Сәламәтлегең өчен вакыт тап!

Былтыр, пандемиягә бәйле, диспансеризация үткәрү туктатылды. Быел ул тулы куәтенә яңадан эшли башлады.

Былтыр, пандемиягә бәйле, диспансеризация үткәрү туктатылды. Быел ул тулы куәтенә яңадан эшли башлады. Диспансерлаштыру ничек үткәреләчәк, үзгәрешләр һәм яңалыклар бармы? Раевка үзәк район дәваханәсенең медицина профилактикасы бүлеге мөдире Любовь ЖУКОВСКАЯ белән бүгенге әңгәмәбез менә шул турыда.
- Безнең күбебез дәваханәгә йөрергә яратмый һәм табибларга хәле авырлашкач кына мөрәҗәгать итә. Әмма ул вакытта соң булуы да ихтимал…
- Чыннан да, авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау савыгуга ышаныч өсти. Диспансерлаштыру нәкъ сәламәтлегеңне тикшерү һәм, кирәк булса, тар белгечкә юллама алу мөмкинлеге бирә.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы карарына ярашлы, илебезнең балигъ булган гражданнары теләге буенча табиб-белгечләрдә бушлай медицина тикшерүе үтәргә хокуклы. Әгәр сезгә 18-39 яшь икән, диспансерлаштыру өч елга бер тапкыр үткәрелә. Ягъни, сезгә 18, 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39 яшь тулгач яки тулачак елны үтәргә була. Әгәр сезгә 40 яшь һәм аннан да өлкәнрәк икәнсез, ел саен тикшеренү үтә аласыз.
- Любовь Михайловна, тикшерү үтүдә ниндидер яңалыклар бармы?
- Диспансерлаштыру, элеккечә, ике этаптан тора. Беренчесендә терапевт кабул итә һәм мотлак анализлар тапшырырга кирәк. Икенче, өстәмә этапта кирәк булса пациент махсус тикшеренү үтә һәм тар белгечләргә консультациягә җибәрелә.
Әмма медицина тикшерүе үтүдә мөһим үзгәрешләр дә бар. Беренчедән, шикәр диабетын иртә стадиядә ачыклауда. Бу авыруга шик туган пациентлар терапевт юлламасы буенча канда гликинлы гемоглобин дәрәҗәсенә тикшерү үтә ала. Әгәр беренче этапта терапевт авыруда лайлалы тиречә яки тире яман шешенә шик туса, аңа табиб-дерматовенеролог консультациясе, шулай ук дерматоскопия билгеләнә.
Тикшерүләр йомгаклары буенча табиб сәламәтлек төркемен билгели. Алар өчәү. Беренче төркем – ул сәламәт кеше. Икенчесе – хроник авыруларның барлыкка килү хәвефе яки аларның аерым билгеләре күренү. Өченче төркемгә хроник авырулар диагнозы куелган һәм алар даими табиб конроленә мохтаҗ яки махсуслаштырылган ярдәм таләп иткән кискен патологияләре булган кешеләр керә. Пациент нинди төркемгә керүенә карап, ул диспансер исәбенә куела һәм кирәкле дәвалау курслары билгеләнә.
2021 елгы диспансерлаштыру бөтен кеше өчен дә гомум һәм пациентның яшенә һәм җенесенә бәйле берничә махсус тикшеренү алымын үз эченә ала. Шуларның махсусларына тукталып китик. Беренче этапта ул:
үпкәләргә флюорография – ике елга бер тапкыр;
канда холестерин һәм глюкозаның гомум дәрәҗәсен билгеләү – елына бер тапкыр;
канга җентекле анализ ясау – 39 яшьтән алып ел саен;
ЭКГ –35 яшьтән өлкәнрәк;
ФГС - 45 яшьтә бер тапкыр
ПСА – 45, 50, 55, 60 һәм 64 яшьлек ирләр канында;
яшерен кан булу-булмауга кал 40-64 яшьтә – ике елга бер тапкыр, 65-75 яшьтә – елына бер тапкыр;
күз басымын билгеләү һәм күз эче төбен тикшерү – 39 яшьтән башлап;
18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызларга фельдшер (акушер) яки табиб акушер-гинеколог тикшерүе – елына бер тапкыр, шулай ук аналык муентыгы цитологиясе - 30 яшьтән алып;
маммография – 40-75 яшьлек хатын-кызлар өчен – ике елга бер тапкыр;
Икенче этапта ашказаны-эчәк тракты яман шешенә шик туганда ЭФГС үткәрелә, баш мие кан әйләнеше бозылганда, симергәндә, артериаль кан басымы күтәрелгәндә – артерияләрне дуплекслы сканерлаштыру (хатын-кызларга –55 яшьтән, ир-атларга 45 яшьтән алып).
Диспансерлаштыру үткәндә гомум кагыйдә буенча корсак куышлыгына ультратавыш тикшерүе, тулы һәм биохимик кан анализы панциент сәламәтлегенә зарланганда гына ясала. Башка яшь категорияләрендә аналык муентыгы, сөт бизе, туры эчәк яман шешенә скрининг үткәрелә.
Колоректаль яман шеше скринингы туры һәм тук эчәкнең хәвефсез яки яман шеше булган пациентларны ачыклауга и махсус дәвалау үткәрүгә юнәлтелгән. Быел 1981, 1979, 1977, 1975, 1973, 1971, 1969, 1967, 1965, 1963, 1961, 1959, 1957, 1956, 1955, 1954, 1953, 1952, 1951, 1950, 1949, 1948, 1947, 1946 елда туган пациентлар скрининг үтә. 1991, 1988, 1985, 1982, 1979, 1976, 1973, 1970, 1967, 1964, 1961 елда туган хатын-кызлар аналык муентыгы яман шешенә скрининг үтәргә тиеш.
- Сәламәтлек барыннан да мөһимрәк һәм тикшеренергә кирәклеге аңлашыла. Әмма эшләп йөрүчеләр вакыт юклыгына зарлана. Эшкә килмәсәң, хезмәттәшләрең дә “кырын” карарга мөмкин.
- Хәтерегезгә төшерәм, законда каралганча эш бирүчеләр хезмәткәрләрен медицина тикшеренүләре һәм диспансерлаштыру үтү өчен тоткарлыксыз җибәрергә тиеш. Хезмәт кодексына ярашлы, диспансерлаштыру узу өчен хезмәт хакы һәм эш урыны сакланып, эштән азат ителү хокукы бирелә:
18-39 яшьлек хезмәткәрләргә – өч елга бер тапкыр бер көн;
40 яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләр – елына бер көн;
эшләүче пенсионерларга һәм пенсия яшенә җитүчеләргә – елына бер тапкыр ике көн.
- Пандемия дәвам итә, чикләүләр үз көчендә кала. Тикшеренүләр үткәндә вирус эләктермәс өчен ничек үзеңне сакларга?
- Диспансерлаштыру хәвефсезлек чаралары һәм коронавирус инфекциясен искәртү максатында кертелгән чикләүләрне исәпкә алып үткәрелә башлады. Поликлиникага кергән урында куллар мотлак дезинфекцияләнә һәм термометрия үткәрелә, социаль дистанцияне күзәтү тәэмин ителә. Диспансерлаштыруга килгәннәр өчен белгечләргә алдан язылу оештырылды. Әгәр пациент коронавирус белән авырган икән, ул тикшеренүләргә тулы клиник һәм лаборатор савыкканнан соң гына, ягъни кире ПЦР-тест булган очракта гына кертелә.
Әлшәйлеләрне үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга һәм диспансерлаштыруны, тикшеренүләрне вакытында үтәргә чакырам
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА әңгәмәләште.
Читайте нас: